Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җирле үзидарә мәшәкатьләре

Җирле инфраструктура объектлары торышы муниципаль берәмлек җаваплылыгына карый.

Подрядчылар - Кама Тамагы электр челтәре Кама Тамагы штп МБ заказы буенча Южная Околица юлына 20 урам фонаре куйды.
Хәзер әлеге юлдан мәктәпкә йөрүче укучылар да, өлкәннәр дә үзләрен күпкә уңай хис итәчәк. Бәлки биредә җәяүлеләр әллә ни күп тә түгелдер, әмма җиңел машиналар бу юлдан көндез дә, төнлә дә йөри. Заманча урам утлары юл хәрәкәте куркынычсызлыгына да гарантия һәм, беренче чиратта, кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк. Южная околицада яшәүчеләр аларның наказын үтәгән муниципаль берәмлек җитәкчелегенә рәхмәтле.
Район үзәгенең үзәк урамы - Карл Маркс урамындагы җәяүлеләр күпереннән көн саен йөзәрләгән кеше- поселокта яшәүчеләр һәм башка торак пунктлардан килүчеләр үтә, шәхси автомобильләр саны артса да, җәяүлеләр саны кимемәде. Шуңа күрә җәяүлеләр күпере игътибар таләп итә. Узган елны күпернең бер өлешендә такталарын алыштырып ремонтлаганнар иде, икенче ягында да черек такталарны алыштырыр вакыт җитте. «Кама Тамагы штп» МБ башлыгы урынбасары Нияз Камалиев әйтүенчә, күпернең 87 метры хуҗалык алымы белән ремонтланган, хәзер әлеге участокта калын имән такталар куелган, алар киләчәктә озак файдалану өчен махсус чара белән эшкәртелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X