Җир паеңны рәсмиләштердеңме?
Авылда яшәүчеләргә "хезмәт күрсәтергә" теләгән риэлторлар берлеге ярдәмендә, тик торганнан кемнеңдер әйтүенчә барлыкка килгән җир пайларын мәҗбүри рәсмиләштерү «күрсәтмәсе» җир пайлары хуҗалары арасында ыгы-зыгы куптарды. Килеп туган хәлгә компетентлы аңлатма бирүен үтенеп мр башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юмановка мөрәҗәгать иттек. -Җир паена милек хокукын кабат рәсмиләштерүне берәү...
Авылда яшәүчеләргә "хезмәт күрсәтергә" теләгән риэлторлар берлеге ярдәмендә, тик торганнан кемнеңдер әйтүенчә барлыкка килгән җир пайларын мәҗбүри рәсмиләштерү «күрсәтмәсе» җир пайлары хуҗалары арасында ыгы-зыгы куптарды.
Килеп туган хәлгә компетентлы аңлатма бирүен үтенеп мр башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юмановка мөрәҗәгать иттек.
-Җир паена милек хокукын кабат рәсмиләштерүне берәү дә таләп итә алмый. Әгәр теркәү палатасында пайга хокук турында тиешле документлар бар икән, гражданинга борчылырга кирәкми. Бары тик милекче теләге белән генә яңа үрнәктәге документ бирелергә мөмкин.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, җир паен кабат рәсмиләштергән өчен дәүләт пошлинасы үз хезмәтләре өчен риэлторлар сораган 8 мең сум белән чагыштырганда символик булып тора.
-Дмитрий Витальевич, пайга хокуклары булган, әмма милеккә хокукны рәсмиләштермәгән гражданнарга нишләргә?
-Бу гражданнар 1 июльгә кадәр үз хокукларыннан файдаланып, милеккә хокукны, шул исәптән җир паена да, рәсмиләштерергә тиеш. Вакыт аз калып бара, шуңа күрә бүгеннән теркәү палатасына мөрәҗәгать итеп, җир паена үз хокукыңны теркәп калырга кирәк.
Дүрт елга якын элек барлык авыл җирлекләрендә дә милекчеләрнең җир пайларын рәсмиләштерү мәсьәләсенә багышланган җыелышлар булып узды. Күпчелек җир пайларын законлы варисларга милеккә тапшыру хокукы өчен тавыш бирде. Рәсми өч еллык срок узып бара, ә пайга милек хокукын теркәргә теләүчеләр юк. Шул уңайдан бу участоклар 1 июльдән соң муниципаль район башкарма комитеты файдасына рәсмиләштереләчәк, соңрак башкарма комитет исеменнән авыл хуҗалыгы берләшмәләре белән аренда килешүе төзелә.
-Арендаторлар- авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләр һәм пайчылар арасында үзара мөнәсәбәтләр ничек төзелә?
-Бүгенге көндә авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләр югарыда әйтелгән җир пайларын үз бурычларын билгеләмичә генә файдалана, шуңа күрә кешеләр җир пайлары өчен аренда түләве ала алмый.
Менә шуңа күрә җир паена хокукы булучылар аңа үз хокукларын теркәргә тиеш, шуннан соң авыл хуҗалыгы товары җитештерүчеләр белән аренда килешүе төзелә. Бу исә җир пае хуҗасына аны файдаланган өчен аренда түләве алу мөмкинлеге бирә.
-Аңлатмагыз өчен рәхмәт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев