Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җир милекчеләре игътибарына

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буенча җир мөнәсәбәтләрен көйләү мәсьәләсе муниципаль хакимият органнары өчен өстенлекле булырга тиеш. Республикабыз РФда беренчеләрдән булып Җир кодексын кабул итте һәм җирне базар әйләнешенә кертте. Җир реформасы үткәрү нәтиҗәсендә республикада 1 миллионнан артык җир участогы милекчеләре барлыкка килде. Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, шулай ук «Авыл хуҗалыгы...

Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр буенча җир мөнәсәбәтләрен көйләү мәсьәләсе муниципаль хакимият органнары өчен өстенлекле булырга тиеш.
Республикабыз РФда беренчеләрдән булып Җир кодексын кабул итте һәм җирне базар әйләнешенә кертте. Җир реформасы үткәрү нәтиҗәсендә республикада 1 миллионнан артык җир участогы милекчеләре барлыкка килде.
Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итүдә, шулай ук «Авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләр әйләнеше турында» 24.07.2002 елгы 101нче Федераль законны гамәлгә ашыру, РФ авыл хуҗалыгы министры Н. В. Федоров хатын үтәү максатында Татарстан Республикасында Россельхознадзор идарәсе 19.1 маддәнең 3 пунктын положениесен үтәүне аерым контрольгә алды. Анда 2012 елның 1 июленә кадәр өлеш милкендә катнашучылар җир участокларын межалау проектын раслау турында карар итмәгән яки өлеш милегендә булган җир участокларын үзләренең милек хокукын теркәмәгән булсалар, әлеге җир участогы урнашкан урындагы җирлек яки шәһәр округының җирле үзидарә органы 2013 елның 1 июленә кадәр түбәндәгеләрне башкарырга тиеш: җыелышларның көн тәртибенә гамәлдәге Федераль законның 14 маддәсе 3 пунктында күрсәтелгән мәсьәләләрне кертеп, гомуми җыелыш үткәрергә; җир участокларын межалау проектын әзерләүне тәэмин итәргә; җир участокларын межалау проектлары буенча гомуми җыелыш раслаган карарда күздә тотылган җир участокларын төзү буенча кадастр эше үткәрүне тәэмин итәргә.
Муниципаль район башлыкларына җир күзәтчелеге бүлегенә һәр айның 5нче числосына кадәр әлеге законның күздә тотылган положениеләрен гамәлгә ашыруга күрелгән чаралар турында мәгълүмат бирү үтенече белән хатлар җибәрелде. Әмма Чирмешән, Балык бистәсе, Лениногорск, Әлки һәм башка кайбер районнар кирәкле мәгълүматны бирмәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев