Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүчеләрне бүләкләү

Җиңүчеләрне бүләкләү Казан Кремлендә балалар республика конкурсында җиңүчеләр һәм номинантларны тантаналы бүләкләү үткәрелде. "Намуслы яшәргә кирәк!" темасына балалар рәсемнәре һәм "Илемнең киләчәге- минем кулда" темасына коррупциягә каршы инша һәм "Коррупциягә- юк, дип әйтәбез!" темасына татар һәм башка телләрдә язылган иншаларга җитди жюри членнары бәя бирде. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары...

Җиңүчеләрне бүләкләү Казан Кремлендә балалар республика конкурсында җиңүчеләр һәм номинантларны тантаналы бүләкләү үткәрелде.

"Намуслы яшәргә кирәк!" темасына балалар рәсемнәре һәм "Илемнең киләчәге- минем кулда" темасына коррупциягә каршы инша һәм "Коррупциягә- юк, дип әйтәбез!" темасына татар һәм башка телләрдә язылган иншаларга җитди жюри членнары бәя бирде. Аның составына ТР Премьер-министры урынбасары мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президент аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, ТР буенча баш Федераль инспекторы Ринат Тимерҗанов, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Президенты идарәсе җитәкчесе Марс Бәдретдинов кергән иде.

Бу конкурсларның барысында да безнең район укучылары катнашты. Казан Кремлендәге бүләкләү тантанасына финалга чыккан мәктәп укучылары, аларның укытучылары, ТР муниципаль берәмлек башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчеләре чакырылды. Безнең районнан бүләкләү тантанасында Затон урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мария Зиновьева, аның укытучысы Марина Кулагина (рәсемдә) һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров катнашты.

Мария "Илемнең киләчәге- минем кулда" коррупциягә каршы конкурс темасына язылган иншаның "Теманы ачу тирәнлеге өчен" номинациясендә бүләк алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев