4 июльдә пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, район ветераннар советы һәм пенсионерлар союзы район бүлекчәсе ярдәмендә Болгарга барды. Сәяхәт мөселманнарның изге бәйрәме -Бәраәт кичәсенә багышланды. Бәраәт кичәсе -гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн. Нәкъ ошбу көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне...
4 июльдә пенсионерлар, сугыш һәм хезмәт ветераннары, район ветераннар советы һәм пенсионерлар союзы район бүлекчәсе ярдәмендә Болгарга барды.
Сәяхәт мөселманнарның изге бәйрәме -Бәраәт кичәсенә багышланды. Бәраәт кичәсе -гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек кичәсе, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган көн. Нәкъ ошбу көнне Аллаһы Тәгалә һәрбер кешенең язмышын билгели. Бу көнне кешеләрнең берьеллык бәхет-сәгадәтләре билгеләнеп куела. Бәраәт кичәсендә мәрхүмнәрнең гөнаһларын кичерүне ялварып догалар укыла, фәкыйрьләргә хәер өләшенә һәм мөселманнар бер-берсенә кунакка йөрешәләр. Шуңа күрә бу кичә изге вә хөрмәтле кичәләрдән санала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз