Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Южная Околица» ТИҮ әгъзалары өчен актив яшәү рәвеше инде күптән нормага әверелгән

Южная Околица» ТИҮ активистларының Өлкәннәр ункөнлегендә балалар музыка мәктәбендә педагоглар һәм мәктәп укучылары катнашындагы бәйрәм чарасына җыелуы матур традициягә әверелде.

Һәрвакыттагыча, бу көнне «Южная Околица» микрорайонында яшәүче хатын-кызлар өчен вокаль һәм инструменталь башкарудагы музыка яңгырады. Балалар музыка мәктәбе җитәкчесе Зөлфия Мөхәммәдиева, укытучылар Лидия Старшинина, Олеся Шулаева, Анастасия Ильина һәм аларның укучылары залда җыелган ТИҮ әгъзаларын концерт номерлары, шулай ук бай күңел ачу программасы белән сөендерде. Шул ук вакытта беркем дә тик утырмады, тамашачылар алкышлап кына калмадылар, популяр эстрада җырларына үзләре дә кушылып җырлады, Анастасия Ильина оештырган дәртле флешмоб тактына биеделәр һәм мавыктыргыч викторина сорауларына җавап бирделәр.

 Туган якка мәхәббәт

– Мин бүген үземнең кече Ватаным – Мордва Каратае авылы турында сөйләргә телим, - дип мөрәҗәгать итте Вера Колударова, ул лаеклы ялга чыкканчы, район үзәк хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләгән.  – Мордва Каратае авылы – Россиядә мордва-каратай этнографик төркеме яшәүче уникаль урын. Ә бу аз санлы халык үзенчәлекле теле белән уникаль. Без мордва дип саналабыз, әмма мордва телен белмибез, татар телен аңлыйбыз, әмма шул ук вакытта без татарлар түгел. Хәзер безнең авыл бик кечкенә – нибары 20 йорттан тора, анда 35 кеше яши, әмма аны бөтен йөрәгебез белән яратабыз, чөнки безнең өчен аннан да матуррак һәм кадерлерәк почмак юк…

Вера Андреевна, пенсиягә чыккач та, актив тормыш рәвеше алып баруын дәвам итә, безнең газета берничә тапкыр изге коены төзекләндерү проекты турында язды, ул аны Кама Тамагындагы Горький урамындагы күршеләре белән бергә уңышлы тормышка ашыра. Ә район вакыйгаларыннан һәрвакыт хәбәрдар булыр өчен, «Идел таңнары» газетасына языла һәм аны рәхәтләнеп укый.

Чәчәкләр шатлык китерә

– Мин тормышны, табигатьне, чәчәкләрне һәм оныкларымны яратам, - дип уртаклашты очрашуда катнашучылар белән Надежда Кудина. Тумышы белән Алабуга районыннан булса да, Кама Тамагы инде күптән аның  күңеленә якын җиргә әверелгән. Ә биредә яшәүчеләр язын чәчәк-бакча культураларының иң яхшы үсентеләре Надежда Андреевнада икәнен бик яхшы белә, чөнки ул аларны бөтен күңелен биреп, яратып үстерә.

Зөлфия Вәлиуллинаның Южная Околицага кергәндә үк күренеп торган йорт алды участогында һәрвакыт хуш исле чәчәкләр үсеп утыра, ә төрле төстәге декоратив сыннар эш сөючән хуҗабикәнең үзенең һәм 40 ел бергә гомер кичергән тормыш иптәшенең генә түгел, күршеләренең, кунакларның һәм микрорайонда яшәүчеләрнең дә кәефләрен күтәрә, күңелләрен шатлык белән тутыра. Зөлфия ханым Апас районында туып үскән, училищены тәмамлагач, Казан заводларының берсендә эшләгән, аннары Кама Тамагына кайтып, почта бүлекчәсенә эшкә кергән һәм аңа 30 ел хезмәт гомерен багышлаган.

Җәяү һәм чаңгыда йөрү – сәламәтлек нигезе

Южная Околицада яшәүче Гүзәл Латыйпова белән Галиябану Мөхәммәтҗанованы еш кына җәяүлеләр юлында күрергә мөмкин, Скандинавия йөреше аларга физик формада калырга ярдәм итә, иң мөһиме, алар моның белән даими һәм күптән шөгыльләнәләр, үзләренә ялкауланырга ирек бирмиләр, бу, әлбәттә, хөрмәт уята.

Наталья Казначеевская ТИҮ чараларында актив катнаша, шулай ук тик тормый: оныклары, бакчасы һәм мәчеләре аңа күңелсезләнергә ирек бирмиләр,

Апалы-сеңелле Роза Матюха һәм Рәмзия Беломестнова тумышлары белән Казахстаннан, туксанынчы елларда Кама Тамагына күченгәннәр һәм язмыш җилләренең үзләрен матур табигатьле шундый искиткеч төбәккә алып килгәненә алар бик шат.

– Минем инде биш оныгым бар, - ди Рәмзия Беломестнова. - Ләкин бу миңа, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтеп, актив тормыш алып барырга ярдәм генә итә. Чаңгы ярышларында даими катнашып, призлы урыннар алам. Быел үз яшь төркемемдә җиңүче булдым…

Ул, елмаеп, җиңүнең алдан билгеле булуы турында әйтте, чөнки бу юлы аның көндәшләре булмаган. Әмма, һичшиксез, мондый ярышларда катнашуның үзе үк зур казаныш булуын да исәпкә алырга кирәк.

Күңел картаймасын өчен

– Ә мин балык тотарга яратам, - диде Валентина Разина.  – Җәен дә, кышын да. Улым белән Ульяновск өлкәсенә кышын балык тотарга бардым. “Буран” белән бардык, 20 градус салкын иде, янәшәдә Президент күпере. Ә бу җәйдә көймәдә балык тоттык һәм миңа 900 граммлы алабуга эләкте. Шул ук вакытта табигатьтән дә,  балык тотудан да онытылмаслык тәэсирләр аласың.

Балык тоту аның бердәнбер яраткан шөгыле түгел, Иделдән ерак түгел урнашкан йорты тирәсендә үсеп утырган төрле төсле чәчәк түтәлләре үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итә.

Ә Казанда 40 ел бухгалтер булып эшләгән Нина Ежова 2015 елда туган ягына, әтисе йортына күченеп кайткан. Ул шигырьләр укыды, аларда еллар узу белән иң мөһиме, күңел картаймасын дигән фикер белдерелде. Бу, әлбәттә, актив хатын-кызларны берләштерә. 

 «Южная Околица» ТИҮ Советы рәисе Татьяна Мозаффарова ел саен кече Ватаннарына битараф булмаган кешеләр өчен шундый очрашулар оештыра, дустанә шартларда чәй эчеп, пироглар белән сыйланып, планнары һәм яңалыклары белән уртаклаштылар, барысы бергә үз тәэсирләре турында фикер алыштылар һәм балалар музыка мәктәбе коллективына искиткеч иҗат кичәсе өчен рәхмәт белдерделәр…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев