Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Южная Околица» территориаль-иҗтимагый үзидарәсендә сугыш чоры балалары аерым игътибар үзәгендә

Сентябрьдә «Южная Околица» ТИҮ Советы әгъзалары микрорайонда яшәүче өлкәннәрне – балачаклары сугыш елларына туры килгән кешеләрне туган көннәре белән котлады.

ТИҮ Советы әгъзалары Ленин урамында яшәүче Анна Дорожкова янында булды, аңа 16 сентябрьдә 97 яшь тулды. Анна Ильинична Кама Тамагында туган, 15 яше тулганчы ук инде  ул олыларны да, балаларны да кызганмаган аяусыз сугышның нәрсә икәнен белгән. Әтисе фронтка китә дә, аннан әйләнеп кайтмый, ә Анна биш балалы гаиләдә иң олысы була һәм йорт мәшәкатьләре аның нәфис җилкәсенә төшә. Анна Ильиничнага Апас районында Казан каймасы окопларын да казырга туры килә.

Ә Екатерина Комарова, хәтта тавыклары булмаса да, әлегә кадәр ипи валчыкларын ташламый. Ул 1941 нче елда туган һәм биш балалы гаиләгә килгән ачлыкны яхшы хәтерли, сугышка киткән әтисе 1943 елда хәбәрсез югала. Туган авылы Менситово бүген инде картада юк, кайчандыр анда ул җирле мәктәптә белем нигезләрен өйрәнгән. Дүртенче сыйныфка барыр вакыт җиткәч (ул вакытта гаилә инде Заовражный Каратайда яши), әнисе Анна Николаевна аңа: «Катюша, әгәр өстеңә һәм аягыңа кияргә әйберең булуын телисең икән, колхозга эшкә кер, мин сезне ялгызым гына күтәрә алмыйм», – ди һәм шулай итеп, Екатеринаның хезмәт эшчәнлеге башлана. Колхоз кырларында кыз унбер яшендә башка яшүсмерләр белән бергә башак җыя, яз көне кар астыннан күренгән өшегән бәрәңгеләрне чүпли, салам ташый…

ТИҮ Советы рәисе Татьяна Мозаффарова ТИҮ Советы әгъзалары исеменнән Кама Тамагында яшәүче балачактан ук сугыш еллары һәм аннан соңгы чор авырлыгын үз җилкәләрендә татыган өлкән яшьтәге кешеләрне чын күңелдән котлады, аларга сәламәтлек, иминлек теләде һәм туган көннәрен билгеләп үтүчеләргә бүләкләр тапшырды…

Шулай итеп, «Южная Околица» ТИҮ Советы активистлары ветераннарыбыз өчен Өлкәннәр ункөнлегендә генә түгел, гадәти тормышта да игътибарның никадәр мөһим булуы турында һәрвакыт истә тота…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев