Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юл кагыйдәләрен өйрәнәбез

Узган атнада район үзәгенең "Кояшкай" балалар бакчасының кече яшьтәге 1 нче төркеменә йөрүче балалары катнашында "Минем өч көпчәкле дустым" дип исемләнгән чара үткәрелде.

Бакча капкасын ачып керүгә, кояш нурларында елкылдап торучы, төрле ачык төсләрдәге балалар велосипедлары игътибарны җәлеп итте. Ачык һавада узган әлеге чараны бакча мөдире Вәсилә Галиуллина башлап җибәрде. Ул бакчаның җәйге сәламәтләндерү чорындагы эшчәнлеге турында сөйләде. Биредә балалар күп вакытларын саф һавада үткәрә. Тәрбиячеләре аларның һәр көнен кызыклы итү өчен тырыша. Монда төрле бәйрәмнәр уздырыла, курчак спектакльләре куела, әкиятләр сәхнәләштерелә. Вәсилә Мәрхәб кызы юл кагыйдәләрен өйрәтү максатыннан да бакчада күптөрле чаралар үткәрелүен билгеләп үтте. Велосипедның кече яшьтәге балалар өчен бик тә мөһим транспорт чарасы булуын, аның аяк-куллар координациясе, мускуллар үсеше өчен файдалы икәнен ассызыклады.
Чарага ЮХИДИның БДД буенча I категорияле белгече Сания Гайнетдинова чакырылган иде. Ул ата-аналарны юлларда сабыйлар белән хәвеф-хәтәрләр килеп чыкмасын өчен кагыйдәләрне үтәү зарурлыгы, балалар автокреслосыннан һәрвакыт файдалану кирәклеге турында искәртте. Чыннан да, кызганыч ки, юл-транспорт һәлакәтләре вакытында балаларның зыян күрүе күпчелек очракта ата-аналар битарафлыгы нәтиҗәсендә килеп чыга. Сания Биккенә кызы сүзен тәмамлап, матур җәйге яллар теләде, истәлекле бүләкләр таратты. Тәрбиячеләре Галия Афонина белән чараның төп геройлары- балалар мәйданчыкка чыкты. Алар үзләренең велосипед турында белгәннәрен сөйләде. Кечкенә генә булсалар да, сабыйлар инде светофорның да ни өчен кирәклеген, аның төсләренең нәрсә аңлатканын беләләр. Галия Гомәр кызы балаларга велосипед турында шигырь сөйләде. Аннан соң балалар велосипедларына утырып, әти-әниләре ярдәме белән юлда очраган "светофор"га туктап, бакча ишегалдында әйләнешләр ясадылар. Чара ахырында нәниләр сок, әфлисуннар белән сыйланды һәм күтәренке кәеф белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев