Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалган изге урыннарны эзләгәндә

Икенче ел инде республикабыз территориясендә "Рус география җәмгыяте" "Татарстанның изге урыннары" проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында юкка чыккан православие һәм мөселман дин йортлары урыннарына мемориаль такталар, табыну хачлары куела. 2013 елда акция Куйбышев һәм түбән Кама сусаклагычы территориясендә дә үткәрелә, аларны төзү барышында 90 торак пункт һәм 19 чиркәү су...

Икенче ел инде республикабыз территориясендә "Рус география җәмгыяте" "Татарстанның изге урыннары" проектын тормышка ашыра. Проект кысаларында юкка чыккан православие һәм мөселман дин йортлары урыннарына мемориаль такталар, табыну хачлары куела.
2013 елда акция Куйбышев һәм түбән Кама сусаклагычы территориясендә дә үткәрелә, аларны төзү барышында 90 торак пункт һәм 19 чиркәү су астында калган. Проект кысаларында су астында калган 19 чиркәүгә су асты экспедицияләре оештырылачак. Бу эшләрдә су асты тикшерү отрядының өлкән һәм яшьләр составы катнашачак. Шулай ук чара кысаларында җимерелгән урыннарда 4 табыну хачы урнаштыру күздә тотыла.
12 августта район үзәгендәге чиркәү янына бөтенроссия җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе һәм "ТРда Рус география җәмгыяте" оешмасы рәисе Дмитрий Шиллер җитәкчелегендә экспедициядә катнашучылар җыелды. Аларга муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов һәм МР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Сорокина, район башлыгы киңәшчесе Юрий Ильин кушылды. Алар җыелган халыкка акциянең максатын аңлатты - һәркем үз дәүләтенең генә түгел, авылы тарихын да яхшы белергә тиеш. Шунда ук дин әһелләре дога кылды. Аннан соң район территориясендә юкка чыккан дүрт авыл: Байлар Тенеше (1907), Байлар Каратае (1762), Кызыл Кирельск (1957) һәм Чыршалан (1821) авыллары урынында су асты тикшерү отрядында катнашучылар ярдәмендә истәлек такталары куелды.
Экспедиция ахырында бүлек җитәкчеләре һәм район вәкилләре рәхмәт хатлары алышты һәм эшкә җылы карашлары өчен рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев