Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбиляр якташларыбыз 2

Сентябрьдә республика Ветераннар советы рәисе, Кече Салтык авылында туган Хәбир Иштирәков 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк.

Олы Карамал мәктәбен тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итә һәм Казан төгәл машиналар төзү заводына эшкә урнаша, анда токарь, аннары өлкән инженер булып эшли. Читтән торып Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый. Заводта эшләгәндә, партиягә керә. Институтны тәмамлаганнан соң, аның хезмәт биографиясе КПССның Бауман РКсында дәвам итә. Актив профсоюз һәм партия эше якташыбызны башта Дәүләт Советына, аннары ТР Президенты Аппаратына китерә, анда ул гражданнарның хатлары һәм мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеген җитәкли. 2011 елдан Хәбир Иштирәков ТР ветераннар (пенсионерлар) төбәк иҗтимагый оешмасының Республика советын җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев