Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исәннәрнең кадерен , үлгәннәрнең каберен белик.

Җиңү ... Дүрт хәрефле шушы кечкенә сүз бихисап хатирәләр уята, уйларыбызны канлы сугыш елларына алып китә. Без беркайчан да бу Җиңүне ни бәягә яулап алганны онытырга тиеш түгелбез. Җиңү язы! 70 нче яз! Бөтен кешелек дөньясы өчен зур бәйрәм, олы тантана! Ләкин бу - күз яшьләренә уралган бәйрәм. Чөнки ул...

Җиңү ... Дүрт хәрефле шушы кечкенә сүз бихисап хатирәләр уята, уйларыбызны канлы сугыш елларына алып китә. Без беркайчан да бу Җиңүне ни бәягә яулап алганны онытырга тиеш түгелбез.

Җиңү язы! 70 нче яз! Бөтен кешелек дөньясы өчен зур бәйрәм, олы тантана! Ләкин бу - күз яшьләренә уралган бәйрәм. Чөнки ул миллионнарның гомерен өзгән, бихисап язмышларны имгәткән иң зур фаҗига булып йөрәкләргә кереп калды. Әйе, авыр булды, язмышлары төрле булды халкыбызның сугыш елларында. Берәүләр, явыз дошман белән бил алышканда, газиз башларын салдылар: кадерле аналары янына, сөйгән ярлары кочагына, туып-үскән якларына кайта алмадылар. Берәүләре, катлаулы сугыш юлы үтеп, илгә Җиңү алып кайттылар. Безнең Келәнче авылыннан да Бөек Ватан сугышына 230 кеше киткән. Шуларның бары 95 е генә илгә әйләнеп кайткан, 135 кеше яу кырында башын салган, хәбәрсез югалганнар. Кызганычка каршы, исән-имин илгә әйләнеп кайткан ветераннар сафы да елдан-ел сирәгәя бара. Һәрбер Җиңү язын кимегән сафлар белән каршы алабыз. Исән-имин яшәүче ил батырлары - алар бүген безнең тере тарихларыбыз да. Алар белән үткәргән һәрбер әңгәмә, очрашулар бүгенге буын балаларына иксез-чиксез файдалы мәгълуматлар бирә. Шуңа күрә ветераннарның даими хәлләрен белеп тору, алар белән җанлы әңгәмәләр кору, истәлек өчен фотоларга төшү, алардан алган материалларны махсус папкаларга туплау, альбомнарга тутыру безнең мәктптә уку елы буена алып барылган нәтиҗәле эш булып тора. Авылыбызның мөхтәрәм ветераны Ногоманов Вазыйх Җиһанша улы Һәр елны Җиңү тантанасында да, балалар белән үткәргән тәрбия сәгатьләрендә дә еш катнаша. Быел февраль аенда Вазыйх бабай Казан Кремлендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда катнашты. Ул "1941-1945 елларда Җиңүгә 70 ел" юбилей медале белән бүләкләнде. Шушы күркәм вакыйга шаһите белән очрашу һәм күңелле мизгелләр белән уртаклашу өчен VII-VIII сыйныф укучылары ветеранда кунакта булдылар. Чиста-пөхтә итеп җыетырылган, нур бөркеп торучы якты өйдә Вазыйх бабай укчыларны бик теләп каршы алды. Йортның иң түрдәге иң якты бүлмәсендә укучылар сугыш ветераны белән бик матур әңгәмә кордылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, ветеран бабайның хөкүмәтебез тапшырган бик күп бүләкләре - медаль һәм орденнары белән таныштылар. Фотолар карап, истәлекләре белән танышып, үзләренә бик күп мәгълүматлар тупладылар. Ә ветеран бабай, үз чиратында, балалар белән очрашуына бик шат иде. Чөнки аның балалар яратуы йөзенә чыккан. Аларга сугышта күргән-кичергән хәлләр, сугыштан соңгы тормышы турында да бик теләп сөйләде. Балаларга изге теләкләрен әйтте: "Тормыштан канәгать , һәрбер өлкәдә дә тырыш булыгыз. Дөньялар тыныч, күк йөзе аяз, киләчәгебез якты булсын!" Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә якты кояш балкый. Ул мәңге шулай балкысын иде. "Без 21 нче гасыр балалары, киләчәк безнең кулда. Шуңа күрә без киләчәгебезнең тыныч, бәхетле булуын телибез. Моңа ирешү өчен, көчебездән килгәннең барысын да эшләяәчәкбез. Яхшы укуыбыз, тырыш хезмәтебез белән моңа ирешербез". Үсеп килүче яшь буынның да теләкләре әнә шундый изге булды. Алар шушы антны Мөхтәрәм Ветеран алдында бирделәр. Хәзер без сугыш чоры хатирәләрен бары китаплар укып, кинолар карап, әби-бабайларыбызның сөйләүләреннән чыгып кына беләбез. Әмма канкойгыч сугышлар турында онытырга беребезнең дә хакы юк! Гомерлек кайгы, йөрәк ярасы калдырып, зур корбаннар биреп алынган Җиңү Көнен ел саен тыныч тормышта каршы алсак иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев