Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Искебарышлылар Күршеләр көнен бәйрәм итте

Күршеләр беренче тапкыр бәйрәм табыны артында биш ел элек бергә җыелган булган. Ул чакта моны Мәктәп урамында яшәүче Ильяс Габидуллин тәкъдим иткән.

Ильяс Исмәгыйль улы – 30 еллык стажга ия булган педагог, авылдашлары аның фикеренә һәрчак колак сала. Тормыш иптәше Гөлназ Ильяс кызы да, бу тәкъдимне хуплап, беренче тапкыр әлеге бәйрәмне уздыруда ярдәм иткән. Бәйрәм барысына да ошаган, шул вакыттан бирле күршеләр бергәләшеп бу көнне бәйрәм итәләр, аңа алдан әзерләнәләр: урамны җыештыралар, җыелу урынын шарлар белән бизиләр, табынга куяр өчен ризыклар әзерлиләр, шашлыклар пешерәләр.

Каһир һәм Гөлфара Галиуллиннар, Фәрит һәм Гөлҗәүһәр Рәхмәтуллиннар, Тәнзилә Габделхәева, Мөнир һәм Талия Мәҗитовлар, Ильяс һәм Гөлназ Габидуллиннар, Рамил һәм Гөлфия Сафиннар хәзер ел саен шулай бергә җыелалар, кунакка кайткан балалары һәм оныклары да аларга кушыла.

Әлбәттә, Иске Барышның калган халкы да тату яши, ә Мәктәп урамында яшәүчеләр һәр ел саен июль аенда бу көнне зурлап үткәрә, бәйрәм табыны тирәли җыелышып, яңалыклар белән уртаклашалар, борчыган вакыйгалар турында фикер алышалар. Күршеләр көне инде традицион бәйрәмгә әверелгән.

2020 елда алар, урам чиста һәм матур булсын өчен, күршедәге хуҗасыз йорт капкасын да төзәтеп, буяп куйганнар.

Бер ай элек барысы бергә җыелып, күрше егете Илдан Габидуллинны армиягә озатканнар, хәзер ул Йошкар-Ола шәһәрендә хезмәт итә. Юбилейларны да бергәләп билгеләп үтәләр.

Элек бәйрәмнәрне авыл белән үткәрү гадәте булган, егетләрне солдатка да авыл белән озатканнар, капкалар ачык булган. Кичләрен капка төбенә утырмаларга чыкканнар.

Хәзер исә кешеләр күбрәк интернетта аралаша, очрашып-күрешүләр сирәгрәк күренеш.

Соңгы елларда районда еш кына күрше күршедән зарлана, бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү өчен рәсми затлар җәлеп ителә. Барлык күршеләрнең дә искебарышлылар кебек уртак табын артына җыелу гадәте булса, күп кенә бәхәсләр булмый калыр иде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев