Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Казиледә “Авыл бәйрәме”

14 июньдә Иске Казиле авылында "Авыл бәйрәме" уздырылды. Көннең беренче яртысында зират өмәсе оештырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, өмәгә кеше күп килгән иде. Зират өстен җыештыруга һәркем үзеннән өлеш кертте. Өмәдә катнашучыларны Булатова Рәмилә һәм Шәйхетдинова Фирдания кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйлады. Кичке биштә мәдәният йорты мәйданына бәйрәмгә халык...

14 июньдә Иске Казиле авылында "Авыл бәйрәме" уздырылды. Көннең беренче яртысында зират өмәсе оештырылды. Көн яңгырлы булуга карамастан, өмәгә кеше күп килгән иде. Зират өстен җыештыруга һәркем үзеннән өлеш кертте. Өмәдә катнашучыларны Булатова Рәмилә һәм Шәйхетдинова Фирдания кайнар коймак, тәмле чәй белән сыйлады.

Кичке биштә мәдәният йорты мәйданына бәйрәмгә халык җыела башлады. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев бәйрәмне ачып, сүзне район башлыгы һәм авылдашыбыз Зөфәр Гарәфиевка бирде. Ул авылдашларны бәйрәм белән котлады һәм Иске Казиле мәчетен әйләндереп алырга койма бүләк итте. Иске Казиле авыл җирлегенең "Көмеш моңнар" фольклор коллективының чыгышы халыкка ошады. Үзләре дә шушы коллективка кушылып, рәхәтләнеп күңел ачты, "Станок" уены уйнадыр, татарча бию башкарды. Шулай ук гармунчылар чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде. (Мифтахов Гаделҗан, Равилов Дамир, Дәминов Әлхәт, Хәсәнова Разыя, Сафиуллин Исмәгыйль) . Бәйрәмдә катнашучы иң өлкән кеше Садыйкова Гөлсылу апа (92 яшь) булса, иң яшь кеше Шакирова Сабина (аңа 8 ай) иде. "Авыл бәйрәме" халкыбызның чүлмәк ватыш, капчык киеп йөгерү, көянтә чиләк белән су ташу ярышы, таяк тартыш, гер күтәрү, аркан тартыш, татарча көрәш кебек ярышлары белән дәвам итте. Ярышларда катнашучылар бүләксез китмәделәр. Ә ярышларга иганәче Иске Казиле авылы халкы үзе булды. Мәйданда самовар кайнады, пылау пеште, теләгән кеше кибетләрдән кирәк ярагын сатып алды, кайнар шашлык ашады, бала-чага батутта сикерде. Бу көнне халык кайткан кунаклар белән, күптән күрешмәгән күрше күләннәре, дус-туганнары белән очрашып рәхәтләнеп аралашты. Бәйрәмне оештыруда аеруча актив кешеләр Равил Кадыйров, Халит Гыйлметдинов, Тәслимә Әскәрова, Рәмис Зиннәтуллин, Гөлзидә Булатова, Рафаэль Булатов булды. Авыл халкы аларга бик рәхмәтле булып калды һәм киләсе елга "Авыл көнен" -зират өмәсен 2 майга , ә инде "Авыл бәйрәмен" 13 июнь көненә билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X