Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Казиле авыл җирлегендә барлыгы 143 өлкән кеше исәпләнә + ФОТО

Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек. Гомерләре буе...

Өлкән кешеләр - безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез. Хәзерге вакыттагы карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде сугыштан соң хәерчелек. Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

Илебез буенча Октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара. Без дә бу чаралардан читтә калмыйбыз. 1 октябрь көнне Каратал авылы мәдәният йортында, 2 се Иске Казиле мәдәният йортында, өлкәннәр көненә багышланган "Тормышыбыз бизәге Сез" дигән әдәби музыкаль кичәләр уздырылды. Бәйрәмгә килүчеләрне Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы И.Х. Сагьдиев котлады. Ә мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары котлауларын концерт номерлары аша җиткерделәр. Өлкәннәребез Нурфия һәм Әнәс Мәһдиев чыгышын, Илгиз Гильмуллин, Талия Яруллина, Рәмис Зиннатуллин, Дамирә Сөләйманова, Фирдания Шәйхетдинова, Әлфия Хадиева җырларын, Иске Казиле урта мәктәбе укучыларының чыгышларын яратып тыңладылар. Каратал авылында, сугыш чоры баласы Разыя апа Хәсәнованың тальянда халык көйләрен башкаруын тын алмый тыңладылар.

Соңыннан чәй табыны оештырылды. Чәй табынына Иске Казиле авылында Маннапов Кәлимулла Гайнулла улы, Каратал авылында Яруллин Галимҗан Зиннатулла улы акчалата ярдәм күрсәтте.

Алсинә Зиннатуллина.

Иске Казиле авыл җирлеге сәркатибе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев