Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Казиле авыл җирлегендә авыл көнен бәйрәм иттеләр

30 майда Атабай авылында Авыл көне үткәрелде. Анда Атабай, Бишалаб авыллары халкы һәм кайткан кунаклар катнашты. Башта зиратта өмә үткәрделәр, аннары бар халык клуб янына җыелды. Иске Казиле авыл җирлегенең үзешчән артистлары әзерләгән концертны карады, төрле уеннарда катнашты. Соңыннан бәйрәм урамда оештырылган чәй табыны артында дәвам итте. Авыл халкын бәйрәм...

30 майда Атабай авылында Авыл көне үткәрелде. Анда Атабай, Бишалаб авыллары халкы һәм кайткан кунаклар катнашты.

Башта зиратта өмә үткәрделәр, аннары бар халык клуб янына җыелды. Иске Казиле авыл җирлегенең үзешчән артистлары әзерләгән концертны карады, төрле уеннарда катнашты. Соңыннан бәйрәм урамда оештырылган чәй табыны артында дәвам итте.

Авыл халкын бәйрәм белән МР башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев котлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев