Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исерек килеш руль артына утырганнарны 1 июльдән төрмә көтә

1 июльдән РФ Җинаять кодексына юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозган өчен җаваплылыкны арттыруга бәйле үзгәрешләр үз көченә керә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә. Әлеге үзгәрешләр 2014 елның 31 декабрендә имзаланган 528нче РФ Федераль законында каралган. РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча транспорт чарасы...

1 июльдән РФ Җинаять кодексына юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендә хокук бозган өчен җаваплылыкны арттыруга бәйле үзгәрешләр үз көченә керә. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Әлеге үзгәрешләр 2014 елның 31 декабрендә имзаланган 528нче РФ Федераль законында каралган. РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсе буенча транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән яки алкоголь эчкәнме-юкмы икәнен ачыклауга медицина тикшерүеннән баш тарткан зат кабат исерек килеш рульга утырса, 200-300 мең сум күләмендә штрафка тартылырга (яки хөкем ителүченең 1 елдан 2 елга кадәр вакыт өчен хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә) яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Моннан тыш, автомобильдә исерек килеш җилдерергә яратучылар 480 сәгатькә кадәр йөкләмә буенча (обязательные) эшләргә яки 2 елга кадәр мәҗбүри (принудительные) хезмәткә тартылырга мөмкин. Барлык санап үтелгән очракларда да йөртүче билгеле бер вазифа биләү яки 3 елга кадәр аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителә.

Шундый ук җәза чаралары элек РФ Җинаять кодексының 264нче маддәсенең 1нче, 2нче, 4нче һәм 6нчы өлешләрендә каралган җинаятьләр өчен хөкем ителгән исерек йөртүчеләргә дә яный.

Кеше үлеменә китергән юл һәлакәтендә гаепле исерек йөртүчеләргә карата да җәза чаралары кырыслана. Хәзерге вакытта бу җинаять өчен җәзаның түбән чиге билгеләнмәгән.

1 июльдән исә кеше үлеменә китергән һәлакәттә гаепле йөртүчегә 2 елдан 7 елга кадәр (билгеле бер вазифа биләү яки 3 елга кадәр аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителеп), 2 яки аннан да күбрәк кеше үлсә, 4 елдан 9 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү (вазифа биләү яки 3 елга кадәр аерым бер эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм ителү) яный. Былтыр Татарстанда рульга исерек килеш утырган йөртүчеләр гаебе белән 455 юл һәлакәте килеп чыккан. Нәтиҗәдә, 73 кеше үлгән, 686 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Агымдагы елның 5 аенда исерек йөртүчеләр аркасында булган 123 һәлакәттә 29 кешенең гомере өзелгән, тагын 154 кеше тән казасына дучар ителгән.

Былтыр республика ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек килеш идарә иткән 20 мең, соңгы 5 айда 7 меңләп йөртүчене ачыклаган.

http://Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев