Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йортың котлы булсын, ветеран!

Узган җомгада Красновидовода МР башкарма комитет җитәкчесе Илдар Рамазанов Бөек Ватан сугышы ветераны Анастасия Утеевага тантаналы шартларда яңа йортка ачкыч тапшырды.

Хуҗабикә кунакларны өйгә чакырды, аның уңайлыгы, матурлыгы һәм иркенлеген мактады.
Красновидово авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен төзелгән бишенче йорт инде бу. Бәйрәм табыны артында Илдар Феликс улы Анастасия Петровнаны яңа өе белән котлады, сәламәтлек, иминлек, озын гомер теләде. Аның котлау сүзләренә Красновидово авыл җирлеге башлыгы Владимир Оленин, йорт төзелешен алып барган «Стройград» подряд оешмасы вәкиле Радик Рәҗәпов кушылды.
Анастасия Петровна 18 яшендә сугышка китә. Дәһшәтле сугышта ул өч ел ярым вакытын үткәрә. Ул 1 нче Белоруссия фронтының беренче көйләү посты җитәкчесе була. Ул фронт линиясеннән соң беренче пост була һәм яшь кызга каты яралы сугышчыларны каршы алып, озатып торырга туры килә.- Ул чакларны искә алуы бик куркыныч, - ди Анастасия петровна. - Әмма искә алырга кирәк.
Ул фронт тормышыннан мәзәк хәл турында да сөйләде: «Бервакыт постка машина якынлаша, ә анда купшы сакаллы генерал утыра. Документларын сорыйм, ә ул күрсәтми. Машинага утырды да, китеп барды. Мин һавага бер тапкыр аттым, ике тапкыр. Генерал минем янга килде, көлеп, минем игътибарлылыкны тикшерүе хакында әйтте. Икенче көнне штабка чакырталар, эләгә икән мин әйтәм, чөнки аткан вакытта элемтә чыбыгына эләккән идем, ә мине сугыш вакыты таләпләрен үтәгән өчен бүләкләделәр».
- Әни күбесен оныткан инде,- ди кызлары, - әмма аның һәр хикәяләвен истә тотабыз, балаларыбызга да сөйлибез.
Анастасия Петровна 1945 елның августында демобилизацияләнә. Гомер буе туган хуҗалыгында эшли, җиде бала тәрбияләп үстерәләр, оныклары үсеп килә. Аның балалары, сугыш ветераннары турындагы хатирә безнең рухи һәм әхлакый мирас, ди. Хөкүмәтебезнең Бөек ватан сугышы ветераннарына фатирлар һәм шәхси йорт сыйфатында ясаган бүләге - аларның батырлыгы, Ватанга хезмәт итүе өчен чираттагы рәхмәт һәм хөрмәт билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев