Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йорт яны - чәчәктә

Узган җомгада Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча пенсия фонды идарәсе һәм «Россия пенсионерлар союзы» район бүлеге оештырган "Пенсионерның йорт яны участогы" конкурсына йомгаклар ясалды.

Җиңүчеләрне билгеләү өчен конкурста катнашучыларның хезмәт җимешләрен үзебезгә күрергә кирәк иде.
УПФР җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов, аның урынбасары Фирдания Габайдуллина, "Россия пенсионерлар союзы" район бүлекчәсе рәисе Фәүзия Иванова составындагы жюрины алар бик теләп каршы алды. Катнашучыларның барысы да яшелчәчелек, бакчачылык, чәчәк үстерү, йорт хуҗалыгын алып бару тәҗрибәсе белән уртаклашырга ашыкты.
Карап йөрүне катнашучыларның иң өлкәне - Флера Мөхәммәдуллина (рәсемдә) хуҗалыгыннан башладык. Иң элек аны изге рамазан ае башлану белән тәбрик иттеләр, аңа сәламәтлек һәм иминлек теләделәр.
Чәчәк түтәлләре бизәлешенә, милли үрнәкләр нигезендә җиһазландырылган җәйге йортка никадәр күңел җылысы кергән. "Күбесен кызым Гүзәл уйлап тапты, барысына да оныкларым ярдәм итә,"- ди ул.
Аннан соң Линура Кадыйрова хуҗалыгында булдык. безнең игътибарны бик матур чәчәк җәлеп итте. "Ул «Венерин башмачок» дип атала, минем кызымның да исеме Венера, шуңа күрә утырттым аны."
Азрак барганнан соң кечкенә бассейнга килеп чыктык, ә анда чын ташбака йөзә. Хуҗабикә аны бик яратып карый икән, чөнки ул оныгының бүләге. Линура апа ремонтантлы җир җиләгеннән авыз иттерде, голланд суганының бай уңышын җыеп алырга вакыт җиткән. Ә янәшәгә уңган хуҗабикә икенче катка бәрәңге утырткан.
-Бәрәңге октябрьгә өлгерер дип уйлыйм. Ә эшкә әнием Сәхия өйрәтте, аңа рәхмәт,- диде ул.
Аннан соң Линура апа өенә чакырды. Бар җирдә дә чисталык һәм тәртип, стенага уңган хуҗабикә кулы белән төрле сюжетта чигелгән картиналар эленгән. Моннан чыгасы да килми, әмма ашыгырга кирәк, безне башка катнашучылар көтә.
Чираттагы конкурста катнашучы ун ел элек гаиләсе белән Ярославль шәһәреннән күчеп кайткан мөләем һәм аралашучан Татьяна Сороковнина.
-Бик күп яшелчә үстерәбез, балаларга да, туганнарга да җитә, - ди Татьяна Александровна. Ул чәчәкләр дә ярата икән, мавыгып үзенең яраткан чәчәкләре турында сөйләде.
Аннан соң Фәүзия Хәбибулловна йортында булдык. Ишек алды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, нинди генә чәчәк юк биредә. Өстәлгә яңа өлгергән яшелчәләрне тезеп куйган. Ул ясаган күргәзмәне фотога да төшереп алдым. Бу вакытта жюри членнарының барысы да монда никадәр хезмәт кергән дип уйлагандыр, мөгаен. Хуҗабикә безнең уйларыбызны бүлеп, помидорлар карарга чакырды. Ниндиләре генә юк биредә файдалы яшелчәнең, алар формалары белән дә, күләмнәре белән дә шаккаттырды. Ул әле тагын кошлар үрчетү белән дә мавыга икән. Чыгып барганда кыргый җиләккә күзебез төште.
-"Кояшлы җиләк" ул, аннан кайнатма да, желе да ясыйм, катырып та куям, күзләр өчен бик файдалы,- дип аңлатты хуҗабикә.
Дүртенче тукталышыбыз Валентина Плотникова хуҗалыгында, ул тормыш иптәше һәм оныгы белән Екатеринбургтан кайтканнар. Яңа урында җайлашып китү өчен бик күп хезмәт куярга туры килгән. Ә хәзер бакчасы чәчәккә күмелгән, помидорлар пешеп утыра. Теләк булганда бар эшне дә будырып була торгандыр ул.
Конкурста катнашучы бердәнбер ир-ат Альфред Коләхмәтов хуҗалыгын да читләтеп үтмәдек. Безне аның тормыш иптәше Флера апа каршы алды.
- Безнең бакчада бар эшне дә бабай белән оныгыбыз Дамир башкара. Ә мин алар үстергәнне эшкәртеп, кайнатмалар ясыйм, салатлар ябам. Безнең хезмәт әнә шулай бүленгән, - дип аңлатты хуҗабикә. Каралган зур бакча кырыенда ымсындырып, кура җиләге пешеп утыра.
Соңгы тукталыш Татьяна һәм Юрислан Мозаффаровлар хуҗалыгы. Безне йорт хуҗасы үзе каршы алды. Аларның чәчәк түтәлләрен бизәү фантазиясенә хәйран калырлык, кул астында булган барлык материалны да файдаланганнар һәм керпеле, гномлы, пластик шешәләрдән ясалган тропик пальмалы әкият барлыкка килгән. Хуҗаларның уйлап табуларына хәйран калырлык, бар җирдә дә чын хуҗа кулы сизелеп тора.
Хезмәт сөючән бу кешеләрдә табигатькә, кешеләргә, балаларына карата никадәр мәхәббәт тупланган һәм ул аларга яшәргә, хезмәт итәргә көч бирәдер.
Ахырдан жюри җиңүчеләрне билгеләде. Фәүзия Иванова "Яшелчәче", Валентина Плотникова "Хезмәт сөюче", Татьяна Сороковнина "Матур бакча", Альфред коләхмәтов "Бакчачы ир-ат", Линура Кадыйрова "Дизайн остасы", Флера Мөхәммәдуллина "Тормыш тәҗрибәсе», Татьяна Мозаффарова "Уйлап табучы" номинациясендә җиңүче булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев