Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәктәге яра

Ватанны саклаучы якташларыбызның батырлыгы, куркусызлыгы укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә үрнәк булып тора. Февральдә гадәт буенча район мәктәпләрендә батырлык ае үткәрелә. Агымдагы ел юбилей елы булып тора, илебез чикләреннән тыш Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алабыз. 25 ел элек, 15 февральдә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Әмма бүгенге көнгә кадәр...

Ватанны саклаучы якташларыбызның батырлыгы, куркусызлыгы укучыларда патриотик хисләр тәрбияләүдә үрнәк булып тора.

Февральдә гадәт буенча район мәктәпләрендә батырлык ае үткәрелә. Агымдагы ел юбилей елы булып тора, илебез чикләреннән тыш Ватан алдындагы изге бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алабыз. 25 ел элек, 15 февральдә Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла. Әмма бүгенге көнгә кадәр күп кенә солдат аналары күңеленә бу көннәр сагыш һәм кайгы булып кереп калган. 7 февральдә Кама Тамагы МР буенча Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе Дамир Сергеев, локаль сугыш һәм кораллы конфликтлар район җәмгыяте рәисе Рамил Кәримов һәм әфганчы солдатлар Олы Кариле урта мәктәбе укучылары, Затон кадет мәктәбе курсантлары белән очрашты. Укучылар концерт номерлары әзерләгән, ә аннан соң йөрәкләрендә авыр тәэсирләр калдырган көннәр турында сөйләргә яратмасалар да, очрашуга килгән кунакларны укучылар игътибар белән тыңлады.

Слайдларда Әфганстан турында фоторәсемнәр караганда барысы да дулкынланып экранга төбәлде, хәтта залда утыручы укучыларга да авыр тәэсир итте. Рамил Кәримов, Николай Вахромов, Рөстәм Гыймадиев, Рифат Бәширов, Рашат Нәбиуллин, Рифат Галиев, Рафыйк Нәбиуллин, Рәдиф Зәйнуллин укучыларга үзләрен хәрби хезмәткә әзерләргә, спорт белән шөгыльләнергә, яхшы укырга кирәклеген ассызыкладылар. Башкача булганда чын солдат хезмәте урынына кухняда табак-савыт юарга да мөмкин икән. «Ярты миллионнан артык совет солдаты Әфган сугышы аша үтте. Меңнәрчә хәрби хезмәткәр Ватан алдында үзләренең бурычларын үтәгәндә гомерләрен дә кызганмады. Җимерелгән язмышлар, гарипләнгән гәүдәләр... Болар күңелдә авыр яра булып кала. Әфган сугышы батырларына мәңгелек дан!»- диде Дамир Владимирович. Алар өчен укытучы Лилия Галиева "Офицерлар" җырын башкарды.Мәктәп директоры айсылу Галәветдинова кунакларга һәр елны 8 майда очрашырга тәкъдим ясады. Кунаклар моңа риза булды. Мәктәптә очрашудан соң сугышчы-интернационалистлар Балтачта Марс Нуретдинов күмелгән зиратка чәчәкләр куйды.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев