Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәкләрне игелек җепләре белән бәйләп

"Тынычлык, дуслык, килешү"- район туган як музеенда шундый исем астында "Ключ" ирекле хәрәкәт членнарының район ветераннар активы белән очрашуы булды. Түгәрәк өстәл утырышында хезмәт ветераны, мр башлыгы киңәшчесе Юрий Ильин, район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиева, рәис урынбасары Раиса Митрошина, мр башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын...

"Тынычлык, дуслык, килешү"- район туган як музеенда шундый исем астында "Ключ" ирекле хәрәкәт членнарының район ветераннар активы белән очрашуы булды.
Түгәрәк өстәл утырышында хезмәт ветераны, мр башлыгы киңәшчесе Юрий Ильин, район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиева, рәис урынбасары Раиса Митрошина, мр башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Вячеслав Поздняков катнашты.
Балалар "Ключ" хәрәкәте эшчәнлеге- мохтаҗларга түләүсез ярдәм күрсәтү, кисәтү акцияләре, очрашулар һәм волонтерларның плакатлар язып, әңгәмәләр үткәреп үз идеяләрен яшьтәшләренә, районда яшәүчеләргә җиткерүче чаралар үткәрүе турында сөйләде. Игелек атнасы кысаларында хәрәкәт членнары КЦСОНда дәваланучы өлкән яшьтәгеләр белән очрашу үткәрде, район үзәге урамнарыннан "Игелек маршы" үтте, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чара үткәрелгән.
Бүгенге көндә "Ключ" хәрәкәтенә 60 кеше кергән, хәрәкәт берләшмәләре Кама Тамагы штпдан тыш Куйбышев Затон, Сөйки һәм Тәмтедә дә бар. Балалар өч ел дәвамында ирекле эшчәнлек алып бара. Хәрәкәт членнары ветераннар белән очрашулар инициаторы булды, алар өлкән буынны тыңлап, үзләре тарафыннан өлкәннәргә нинди ярдәм кирәклеген белергә тели.
Ирания Сәгъдиева бүгенге көндә "Сугыш чоры балалары истәлекләре турында китап бастыру өчен материаллар әзерләнүенә тукталды. Шул уңайдан волонтерлар ярдәме бәяләп бетергесез булачак: ветераннар белән очрашырга, хатирәләрне язып алырга кирәк булачак.
Юрий Ильин хәрәкәт членнарына үз киңәшләрен бирде, үзенең тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләде.
"Намуслы, тәртипле-бу хәрәкәт членнары нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булырга тиеш», диде Раиса Митрошина һәм балалардан чакыруны көтеп тормыйча үзләре килеп ярдәм итүләрен үтенде.
Бөек Җиңүнең 68 еллыгы алдыннан ветераннар хәрәкәт членнарына ветераннарга ярдәм, яклау чаралары һәм акцияләр турында гына түгел, патриотизмны пропагандалау, гомумкешелек кыйммәтләре, ватанга мәхәббәт, өлкән буынны хөрмәтләү турында да уйларга тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев