Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йомгаклар һәм бурычлар

3 октябрьдә Балчыклы авыл мәдәният йортында Олы Бортас авыл җирлеге Советының көнүзәк мәсьәләләрен тикшерү буенча чираттагы җыелыш үткәрелде.

Җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев үз чыгышын өлкән яшьтәгеләрне бәйрәм белән котлаудан башлады. Бу көнне алар өчен биредә бәйрәм чарасы әзерләнгән иде.
9 ай дәвамында советның дүрт утырышы үткәрелгән, план нигезендә расланган эшләрне үтәү барышы тикшерелгән. Проблемалы мәсьәләләрнең кайберләре хәл ителә, кайберләре җыелыш саен күтәрелә. Аеруча борчыганы - авыл эчендәге юлларны тигезләү, ремонтлау. Балчыклы авылында - кое казу, тукталыш павильоны булдыру. Йорт һәм җир участокларын дәүләт теркәве буенча да күп эшләргә кирәк (272 җир участогының 127сенең документлары эшләнмәгән), 18 варис үз мирасларын рәсмиләштерергә ашыкмый.
Җыелышны Олы Бортас бүлекчәсе җитәкчесе Ислам Шаһиев дәвам итте. Ул урып-җыю эшләре йомгаклары һәм терлекчелектәге эшләр белән таныштырды. Бер гектардан 24,5 центнер уңыш алынган, бу авыл хуҗалыгы предприятиесе буенча иң югары күрсәткеч. Терлек азыгы ике еллык запас белән әзерләнгән. Бүгенге көнгә ике бригадада 700 баш терлек исәпләнә. Эшче көчләр дә җитәрлек- бүлекчәдә 95 кеше хезмәт итә. Уртача айлык хезмәт хакы 8755 сум тәшкил итә. Ислам Гарифулла улы барысына да намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Авылда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсе үсәргә тиеш, бергәләп эшләгәндә уртак тырышлык белән без яхшы нәтиҗәләргә ирешә алабыз",-дип йомгаклады ул сүзен.
"Ак Барс" банкы Апас филиалы өстәмә офисы җитәкчесе Вера Теҗетдинова банк күрсәткән хезмәтләр һәм кертемнәр буенча ташламалы ставкалар, кредит бирү тәртибе белән таныштырды.
Җыелышта МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов катнашты һәм чыгыш ясады.
Көрәле. Җирлек башлыгы Рушан Нотфуллин агымдагы елда совет эшчәнлеге белән таныштырды. Быел биредә шатлыклы вакыйга булган - авылга кадәр асфальт юл салынган. Җыелышта район җитәкчелегенә күрсәткән ярдәме өчен авылда яшәүчеләр рәхмәт белдерде, суүткәргеч үткәрүдә һәм зиратны төзекләндерүдә күп көч куйган өчен рәхмәт сүзләре җирлек башлыгына да җиткерелде.
Иске Казиле урта мәктәбе директоры Халит Гыйлметдинов балаларны мәктәпкә йөртү өчен микроавтобус биргән. Авыл халкы тукталыш павильоны мәсьәләсен хәл итүне үтенде. Варваринода авария хәлендә булу сәбәпле, 2002 елда ябылган клуб ачылган, биредә үк юлларны асфальтлау эше алып барыла. Суэтем башнясына автомат куелган, Көрәле авылында клубны ремонтларга, урамнарны яктырту мәсьәләсен хәл итәргә кирәк.
Аннан соң башкарылган эшләр турында "Кама Тамагы" АХПның Варварино бүлекчәсе җитәкчесе Дамир Сабиров, АХП директоры урынбасары Нурдан Шәйморзин отчет ясады. Алар үсемлекчелек һәм терлекчелек тармагындагы эшләр, икътисад күрсәткечләре белән таныштырды. Хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләсе күтәрелде. Бүгенге көнгә бурыч агрофирмада хезмәт хакы буенча 18 млн.сум тәшкил итә. Нурдан Галимҗан улы билгеләп үткәнчә, бүген хезмәт хакы хисабына теләгән кеше он һәм шикәр комы алырга мөмкин. Атна ахырында июль-август айлары өчен бурыч капланачак дип җиткерде.
"Алда кыш. Төп керем терлекчелек тармагыннан керә, шуңа күрә тулы көчкә эшләп күбрәк продукция җитештерергә кирәк. Ә бу тере акча», - дип йомгаклады ул сүзен.
Бүгенге көндә шикәр чөгендере алына ( гектарыннан 400 ц.) һәм туңга сөрү эшләре башкарыла.
Чыгышларны полициянең участок инспекторы Илнур Гыйниятов дәвам итте, ул райондагы криминоген хәл белән таныштырды. Көрәле авылында санкцияләнмәгән чүплекләр булдыручыларга административ җаваплылык каралуы турында кисәтте.
МР башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Рамазанов җыелыштан соң гражданнар кабул итте. Ул шулай ук ТР Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлау турында да мәгълүмат бирде һәм анда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев