Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иңнәремдә канат тоям, әти булса янәшә

20 февральдә Иске Казиле урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур чара булып узды. Чараны мәктәбебезнең директоры Халит Гыйлметдинов ачып җибәрде. Ул әтиләребезне борчыган сорауларга җавап бирде һәм кызыклы гына әңгәмә корды. Әтиләребез дә бик күп җыелган иде. Кадерле әтиләребезне бәйрәм белән котлау өчен, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарыГөлзидә Булатова...

20 февральдә Иске Казиле урта мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган зур чара булып узды. Чараны мәктәбебезнең директоры Халит Гыйлметдинов ачып җибәрде.

Ул әтиләребезне борчыган сорауларга җавап бирде һәм кызыклы гына әңгәмә корды. Әтиләребез дә бик күп җыелган иде. Кадерле әтиләребезне бәйрәм белән котлау өчен, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарыГөлзидә Булатова белән берлектә укучылар концерт әзерләде. Әлеге концерт, җырлар, төрледән-төрле биюләр һәм шигырь юллары белән үрелеп барды. Аннан соң әтиләребезне ярыштырып алу өчен, спорт залына җыелдык. Биредә Айнур Закиров һәм Камил Галиуллин җитәкчелегендә спорт уеннары оештырылды.Әтиләр өч командага бүленеп көч сынаштылар. Уеннар тәмамланганнан соң, иң актив катнашкан әтиләргә мактау грамоталары тапшырылды. Алар арасыннан иң-иң актив әтиләр билгеләнде: Таһир Зөбәеров , Әхмәт Хәсәнов , Рамил Батыров , Фәрит Җһганшин , Ришат Һадиев , Илһам Әскәров һәм башкалар.Ярышып алганнан соң, әлеге очрашу чәй табыны артында дәвам итте. Әтиләребез өйләренә яхшы кәеф белән ял итеп кайтып киттеләр.

Кадерле ир-атлар! Сезне 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез!Сез- тынычлык өчен көрәшүчеләр, сез-безнең саклаучыларыбыз.Дөньяларыбыз имин, күкләребез аяз, дөньяларыбыз тыныч булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев