Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Инициатива кирәк

Узган сишәмбедә муниципаль район башлыгы катнашында шәһәр һәм авыл җирлекләрендә киңәйтелгән утырышлар башланды.

Иң беренчесе Олы Кариле авыл җирлегендә үткәрелде.

-Без мондый җыелышларда елына ике тапкыр очрашабыз, көнүзәк проблемаларны турыдан-туры тикшерәбез һәм аларны тормышка ашыру өчен тиешле карарлар чыгарабыз,-дип сүзен башлады муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев.

Авыл җирлегенең агымдагы елда сигез айлык эш йомгаклары турында җирлек башлыгы Фарук Гарифуллин отчет ясады.Аерым алганда, ул салымнар җыюга тукталды. Биредә Зөфәр Галимуллович кыска срокларда шәхси йортларны һәм җир участокларын теркәүне төгәлләргә кирәклеген ассызыклады.

Чаллы авылында авыл көне үткәрү изге традициягә әверелгән. Бу вакытта авыл зираты чистартыла һәм төзекләндерелә. Зөфәр Галимуллович бу тәҗрибәне районның башка торак пунктларында да гадәткә кертергә чакырды.

Фарук Госманович мәктәп, ФАП һәм китапханәдә эшләүче авылдашларына масса-күләм мәдәни чаралар үткәргәндә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Бәби авылындагы зиратны киртәләп алу, ФАПны ремонтлау мәсьәләсен күтәрде. Чаллы авылындагы өске урамны су белән тәэмин итү контрольгә алынды.

Зөфәр Галимуллович халыкка мөрәҗәгать итеп, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең баш саны кимүгә борчу белдерде. Авылда яшәүчеләр үзләренә җитәрлек продуктлар җитештерергә тиеш, ә бүгенге көндә бу алай түгел, авылның киләчәге шуңа бәйле бит.Олы Кариледән Рамил Рәхмәтуллин авыр хәлдә калганда ярдәм иткәне өчен МР башлыгына рәхмәт белдерде.

Аннан соң Олы Кариле ААҖ җитәкчесе Вәкил Касыймов чыгыш ясады. "Красный Восток" ААҖ бу авыл хуҗалыгы предприятиесенең инвесторы булып тора, ул үз эшен бу авылда 2011 елның 3 октябреннән башлады. Вәкил Әкрәмович билгеләп үткәнчә, сыер саву җиһазлары искергән, аларны яңасына алыштырырга кирәк. Җир пайлары арендасы хисабына печән бирелгән, шулай ук ашлык та бирәчәкләр.

Башка авыл хуҗалыгы бүлекчәләреннән аермалы буларак, биредә бары тик үз хезмәткәрләре генә эшли. Быел бөртеклеләр уңышын вакытында җыеп алганнар, әмма туңга сөрү эше калган.

Зөфәр галимуллович районда социаль билгеләнештәге объектлар һәм юллар төзелеше турында да сөйләде. Биредә ЦРБга ремонт һәм реконструкция аерым билгеләп үтелде, чөнки аның хезмәтеннән бөтен район файдалана. Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге өлкәннәргә ял һәм сәламәтлекләрен ныгыту өчен менә дигән шартлар тудырган, бу учреждениедә булырга өлгермәгәннәр бирегә рәхим итсен.

«Югары Ослан» РФ МВД муниципальара полиция бүлегенең «Кама Тамагы» полиция бүлекчәсе җитәкчесе урынбасары Радик Әхмәтҗанов халыкны алдакчылардан сак булырга, шулай ук террорга һәм дини экстремизмга каршы тору мәсьәләсендә игътибарлы булырга өндәде.

Аннан соң район учреждениесе җитәкчеләре Иске Барышка юл алды.

Авыл мәдәният йорты бинасына Иске Барыш һәм Кыртапа авылы халкы җыелган иде.

Агымдагы елның сигез айлык эш йомгаклары белән муниципаль берәмлек башлыгы Илшат Җиһаншин таныштырды.

Ул билгеләп үткәнчә, Краснодар краендагы фаҗигадан соң авыл җирлегендә өйрәнүләр үткәрелгән. Авылда яшәүчеләр спартакиадада катнашып, йомгаклау таблицасында уртадагы гомумкоманда урынына лаек булганнар. Биредә шулай ук театрны яраталар, узган ел җирле театр Буада халык театры исемен яклаган.

Бу вакыт эчендә авыл хуҗалыгы бүлекчәсе белән берлектә Барыштагы күлне чистартканнар. Әмма авыл эчендәге юллар торышы һәм Кыртапага кадәр юлны яхшыртырга кирәк. Бу хакта Азат Шәрәпов сөйләде.

Юлларны ремонтлау мәсьәләсенә җирлек башлыгына да инициатива күрсәтергә тиеш, моны МР башлыгы ассызыклады. Зиратны халык белән бергә төзекләндерергә һәм бу уңайдан тиешле чаралар күрү мөһим.

Район үзәгенә айга бер тапкыр автобус рейсы оештыру мәсьәләсе контрольгә алынды, чөнки, халык сүзләренә караганда, таксида йөрү кыйммәткә төшә.

"Кама Тамагы" АХПның Иске Барыш бүлекчәсе эше турында Мөсәлим Сабиров отчет ясады. Ул билгеләп үткәнчә, ел уңышлы булган, бөртеклеләрне 15 августка җыеп бетергәннәр. Ул басуларның районда иң яхшылардан берсе булуын горурлык белән билгеләп үтте. Киләсе елгы чәчү өчен орлык тулысынча хәзерләнгән, терлек азыгы ел ярымга җитәчәк, туңга сөрүне дә 20 сентябрьгә төгәлләргә планлаштыралар.

Терлекчелектә проблемалар бар, кадрлар җитешми, 71 эшченең 30ы килгән кеше. Кыш айларында эшләү өчен тагын сигез кеше кирәк. Җир пайлары өчен печән, салам, шулай ук бал бирелгән.

Аннан соң "Кама Тамагы" АХП җитәкчесе Рифат Вәлиев чыгыш ясады. Ул агымдагы эшләр барышы белән таныштырды. АХПга җир пайларын сату мөмкинлеген әйтте, инде аны сатарга теләк белдерүчеләр бар.

Ахырдан халыкка 45нче бер мандатлы Апас сайлау округында Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатларны өстәмә сайлау булачагы турында хәбәр иттеләр һәм анда актив катнашырга чакырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев