Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иңне иңгә куеп

18 декабрьдә районның физика укытучылары Кирельск төп мәктәбенә "Мәсьәләләр физика фәнен башка фәннәр белән бәйли" дип исемләнгән тема буенча киңәшмәгә җыелды. 25 ел хезмт стажы булган Венера һәм Азат Кәримуллиннар үзләренең бай тәҗрибәләрен хезмәттәшләре белән уртаклашты. Физика законнарын балаларга өйрәтеп кенә калмыйча, аларның практик әһәмиятен күрсәтеп бирү, тормышта кулланырга өйрәтү...

18 декабрьдә районның физика укытучылары Кирельск төп мәктәбенә "Мәсьәләләр физика фәнен башка фәннәр белән бәйли" дип исемләнгән тема буенча киңәшмәгә җыелды.

25 ел хезмт стажы булган Венера һәм Азат Кәримуллиннар үзләренең бай тәҗрибәләрен хезмәттәшләре белән уртаклашты. Физика законнарын балаларга өйрәтеп кенә калмыйча, аларның практик әһәмиятен күрсәтеп бирү, тормышта кулланырга өйрәтү - бу ике мөгаллимнең дәресләрендә куйган төп максат. язмыштыр инде, алар югары белемне педагогия институтында бер төркемдә ала. Матур гаилә коралар.Шул көннән алар гел бергә, иңне-иңгә куеп, бер-берсенә терәк булып, укучыларга белем бирәләр.

Берсе директор, икенчесе аның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары булып эшләү дәверендә дус, бердәм коллектив туплаганнар.

Физика фәненә булган мәхәббәт аларның балалары - Алинә белән Дилүскә дә күчкән. Балаларының икесе дә инженер һөнәрен сайлаган. Бу дус гаиләгә киләчәктә дә яраткан эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев