Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиңүнең 70 еллыгына ПФР Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль түләүләр түли

Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча ПФР идарәсе хәбәр итә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 26 февралендәге "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе гражданнарының кайбер категорияләренә бер тапкыр акча түләү турында"гы 100 нче Указы нигезендә Россия Федерациясе пенсия фонды...

Кама Тамагы һәм Апас районнары буенча ПФР идарәсе хәбәр итә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына Россия Федерациясе Президентының 2015 елның 26 февралендәге "1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Россия Федерациясе гражданнарының кайбер категорияләренә бер тапкыр акча түләү турында"гы 100 нче Указы нигезендә Россия Федерациясе пенсия фонды билгеле бер категориягә кергән гражданнарга социаль түләүләр түли.

Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, икенче бөтендөнья сугышы вакытында фашистлар һәм аларның союзниклары булдырган концлагерьлар, гетто һәм башка мәҗбүри ябып тоту урыннарының балигъ булмаган тоткыннары, фин сугышы, Бөек Ватан сугышы, Япония белән сугышта һәлак булган хәрби хезмәткәртләрнең тол хатыннары, үлгән Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннарына 7 мең сум күләмендә акча түләнәчәк. Республикада андый түләүләрне 11,7 мең кеше алачак. Моннан тыш, 1941 елның 22 июненнән 1945 елның маена кадәр тылда кимендә алты ай эшләүчеләргә (СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә вакытлыча эшләү искәрмә булып тора), Бөек Ватан сугышы вакытында фидакарь хезмәте өчен СССР орден һәм медальләре белән бүләкләнүчеләр, шулай ук нацист концлагерьлары, төрмә һәм геттоның элеккеге балигъ булган әсирлләренә 3 мең сум түләүләр каралган. Бу түләүләрне 65,5 мең татарстанлы алачак. Пенсия фонды тарафыннан барлык түләүләр да финансланган һәм апрель аенда билгеләнгән график нигезендә пенсия белән биреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев