Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа технологиядә

Районда яшәүчеләр элек ай саен коммуналь хезмәтләргә түләү өчен почтада я ки бердәм исәп үзәгендә озын чиратларда тора иде. Технологияләр үсә һәм хәзер без өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түли алабыз. Россия территориясендә рәсми рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы кертелде. Татарстан usIugi.tatar.ru дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучылар саны даими арта, чөнки чиратта...

Районда яшәүчеләр элек ай саен коммуналь хезмәтләргә түләү өчен почтада я ки бердәм исәп үзәгендә озын чиратларда тора иде.
Технологияләр үсә һәм хәзер без өйдән чыкмыйча гына коммуналь хезмәтләргә түли алабыз. Россия территориясендә рәсми рәвештә дәүләт хезмәтләре порталы кертелде. Татарстан usIugi.tatar.ru дәүләт хезмәте порталыннан файдаланучылар саны даими арта, чөнки чиратта торуга караганда электрон ысул белән түләве җиңелрәк. Моның өчен иң элек шәхси кабинет ачарга кирәк, аннан соң ярдәм күрсәтү һәм уңайлы интерфейстан файдаланырга була.
Моннан тыш, газ һәм электр энергиясенә инфомат аша да түләргә мөмкин, ул "Акчарлак" спорт сәламәтләндерү комплексы бинасында урнаштырылган. Инфомат ярдәмендә хезмәтләр турында мәгълүмат алырга, бланкалар тутырып чыгарырга, видеоконсультация алырга, чиратка язылырга, пошлина һәм штрафлар түләргә мөмкин. Банк терминаллары-банкоматлар да халык өчен уңайлы. Районда яшәүчеләрнең күбесе коммуналь хезмәтләргә электрон түләү төренә күчте инде. Банкларда кыенлыклар килеп чыкканда ярдәм итәргә әзер торучы консультантлар эшли. Дәүләт хезмәте порталын яки банклар тәкъдим иткән онлайн- түләүне сайлап алу файдаланучыга ничек уңайлы булуга бәйле. Шулай ук Татарстан Республикасы муниципаль хезмәтләр һәм дәүләт порталында "Халык контроле" сервисы урнаштырылган - ул халыкны дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү процессына тартуда нәтиҗәле инструмент. "Халык контроле"ннән файдаланучылар тырышлыгы белән юлларның сыйфаты яхшыра, система төзекләндерү һәм сәүдә кагыйдәләрен бозучыларны җавапка тартуга да ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев