Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елга әзерләнгәндә

Ел саен кайбер гражданнарның уйланылмаган гамәлләре нәтиҗәсендә яңа ел алдыннан бик күп ылыслы агачлар киселә. Моны булдырмау һәм урманнарга төзәлмәслек зыян салмау өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы аларны саклауда чараларны көчәйтте. Шушы максатларда республиканың барлык урманчылыкларында һәм шул исәптән бездә мобиль төркемнәр оешты, аның составына ТР МВД УБП ОООС...

Ел саен кайбер гражданнарның уйланылмаган гамәлләре нәтиҗәсендә яңа ел алдыннан бик күп ылыслы агачлар киселә.
Моны булдырмау һәм урманнарга төзәлмәслек зыян салмау өчен Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы аларны саклауда чараларны көчәйтте. Шушы максатларда республиканың барлык урманчылыкларында һәм шул исәптән бездә мобиль төркемнәр оешты, аның составына ТР МВД УБП ОООС МРО хезмәткәрләре һәм урманчылар керә. Яңа ел чыршылары сату өчен сәүдә нокталары оештырылды.
Яңа ел алдыннан ылыслы агачларны законсыз кисүне ачыклау максатыннан транспорт чараларын тикшерү өчен постлар куелды. Тагын бер кат искәртик: яңа ел чыршыларына ылыслы агачларны законсыз кисүдә гаепле гражданнар һәм оешмалар урман хуҗалыгына килгән материаль зыянны түләячәкләр. Зыян күләме кубометр өчен минималь ставкадан чыгып исәпләнә, ә декабрь-гыйнвар айларында аның күләме икеләтә арта һәм агачның кайдан киселүенә бәйле. Әгәр аерым сакланучы табигый территорияләрдән тыш сакланучы урманнар һәм файдаланылучы урманнардан аерым сакланучы участоклардан киселсә, 2 тапкыр арта, аерым сакланучы табигый территорияләрдән тыш сакланучы урманнарның аеруча сакланучы участокларыннан киселсә - 3 тапкыр, аерым сакланучы табигый территорияләрдән киселсә - 5 тапкыр арта. Нарат агачын законсыз кискән өчен килгән зыян күләме 1261 сумнан 6308 сумга кадәр, чыршы өчен 1137 сумнан 5686 сумга кадәр. Россия Федерациясе хөкүмәтенең 2007 елның 8 маендагы 273 нче карары нигезендә "Урманнарда агачлар, куакларны законсыз кисү, казу һәм урман үсентеләренә зыян салу" турында РФ КоАП 2.28 маддәсе буенча административ җаваплылык каралган. Яңа елларны тыныч каршылау өчен урман чибәрләрен базардан сатып алыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев