Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң кечкенәләр өчен зур юбилей

18 майда район үзәгендәге "Салават күпере" балалар бакчасы үзенең 75 еллыгын билгеләп үтә. Балалар бакчасы өчен бу икеләтә юбилей, чөнки 40 ел элек ул агач бинадан бүгенге көндә эшләп килгән яңа кирпеч бинага күчә. Бу еллар эчендә берничә дистә буын тәрбияләнүчеләр- хәзер инде пенсионерлар, хезмәткәрләр, студентлар, укучылар биредә барысына да,...

18 майда район үзәгендәге "Салават күпере" балалар бакчасы үзенең 75 еллыгын билгеләп үтә. Балалар бакчасы өчен бу икеләтә юбилей, чөнки 40 ел элек ул агач бинадан бүгенге көндә эшләп килгән яңа кирпеч бинага күчә.
Бу еллар эчендә берничә дистә буын тәрбияләнүчеләр- хәзер инде пенсионерлар, хезмәткәрләр, студентлар, укучылар биредә барысына да, кашык тотарга, беренче хәреф язарга, рәхмәт әйтергә өйрәнгән. Без бүген дә тәрбиячеләребезгә, әниләребезнең, балаларыбыз һәм оныкларыбызның тәрбиячеләренә рәхмәт әйтәбез. Тәрбиячеләр- икенче әниләре турындагы җылы, якты, матур хатирәләр балалар бакчасы коллективы өчен иң зур бүләк.
Кама Тамагы бистәсендә беренче балалар бакчасы 1937 елда ачыла. Анда 5 балага ике төрле төркем була һәм ул Комсомол урамында (хәзерге Ленин урамы) урнаша, анда Людмила Смирнова беренче мөдир була. 1950 елда балалар бакчасы яследән аерыла һәм Ленин урамында байлардан тартып алынган 6 нчы йортка урнаша һәм "8 Март" исеме ала.
1953 елда балалар күп булганлыктан ишек алдына 25 урынга өстәмә бина корыла (ул вакытта мөдир Надежда Малышева була).
1968 елда балалар бакчасы Совет урамындагы икенче йортка күченә, анда 100 урынга 4 төркем була. Шул ук вакытта 140 урынга яңа бина төзелеше башлана. Балалар бакчасы яңа бинага 1972 елда Карл Маркс урамындагы 7 нче йортка күченә. Биредә ясле белән бергә 7 төркем исәпләнә. Бистәдәге демографик хәл 1980 елда 90 урынлы балалар бакчасының икенче бинасын төзи башлауны таләп итә (ул вакытта мөдир Раиса Митрошина була) һәм әлеге төзелеш 1983 елда тәмамлана. Хәзер ясле-бакчада 10 төркем исәпләнә.
2004-2006 елларда беренче бинага реконструкция ясала һәм балалар учреждениесе яңа "Салават күпере" исеме ала, 2008 елда икенче бинага да капиталь ремонт үткәрелә (бу вакытта балалар бакчасын Зөләйха Исмәгыйлева җитәкли). Балалар бакчасына тулы күләмле реконструкция аны үзгәртте һәм хәзер балаларыбыз матур уңайлы бакчага йөри. Яңа җиһазлар, уен бүлмәләре- боларның барысы да заман таләпләренә туры килә.
Хәзер коллективны яшь, энергияле Гөлнара Гыймадиева җитәкли. Тәрбиячеләрнең дә балаларны мәктәпкә әзерләүгә карашы үзгәрде. Логопед юнәлешле оригинал автор программалары, үстерүче программалар куллану балаларга кызыклы формада бирелә. Балалар беренче класска укый-яза һәм санарга өйрәнеп бара. Боларның барысы да тәрбиячеләребезнең тырышлыгы, белеме һәм сабырлыгы нәтиҗәсендә булдырыла. Юбилей датасы алдыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе ветераннарын, әлеге балалар бакчасында эшләүчеләрне бөтен мәшәкатьләрен, авырлыкларын читкә куеп, балалар бакчасына күңел җылысын бирүчеләрне әлеге игелекле һөнәри бәйрәмнәре белән котлап искә алабыз. Болар- Татьяна Агамалиева, Светлана Әхәтова, Валентина Бартеньева, Зоя Власевнина, Гөлсинә Ганиева, Анна Громова, Миңнегөл Зыятдинова, Раиса Зуглова, Александра Коняхина, Екатерина Кузнецова, Зоя Липатова, Раиса Митрошина, Анна Мөхәммәтшина, Валентина Сергеева, Екатерина Тимина, Тамара Шугаева, Зөләйха Исмәгыйлева, Гөлсем Абдуллина, Галина Абраменко.
Тәрбияче хезмәте күп көч, сабырлык һәм игътибар таләп итә. Һәр ата-ана белән уртак тел табарга кирәк. Итагатьлек, сабырлык, эрудиция, коммуникативлык һ.б.сыйфатлар бүгенге көндә балалар бакчасы коллективының йөзен әнә шул күрсәтә. Сезне юбилеегыз белән котлыйбыз!
Ә поселок халкын 18 майда 17.00 сәгатьтә "Салават күпере" балалар бакчасының 75 еллык юбилеена багышланган бәйрәм концертына чакыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X