Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иң беренче һәм төп кагыйдәләр

Узган чәршәмбедә район үзәгендәге "Кояшкай" мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесендә юл-транспорт һәлакәтен кисәтүгә багышланган чара үткәрелде. Ул 20 ноябрьдә искә алып үтелүче Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннары истәлегенә багышланган иде. Бу ясле-бакчага поселокның иң нәни гражданнары - 3 яшькә кадәр булган балалар йөри. Бу яшьтә алар теманы аңлап бетермиләр дә кебек. Әмма...

Узган чәршәмбедә район үзәгендәге "Кояшкай" мәктәпкәчә яшьтәге мәгариф учреждениесендә юл-транспорт һәлакәтен кисәтүгә багышланган чара үткәрелде.
Ул 20 ноябрьдә искә алып үтелүче Бөтендөнья юл һәлакәтләре корбаннары истәлегенә багышланган иде.
Бу ясле-бакчага поселокның иң нәни гражданнары - 3 яшькә кадәр булган балалар йөри. Бу яшьтә алар теманы аңлап бетермиләр дә кебек. Әмма бакча мөдире-тәҗрибәле һәм хөрмәтле педагог алай уйламый. Кече яшьтәге балаларны хәвеф-хәтәрдән саклау- өлкәннәрнең, аеруча ата-ананың, алга куелган беренчел бурычы. Бина эченә үтүгә юл хәрәкәте кагыйдәләрен искәртүче ачык плакатлар күзгә ташлана, чөнки тормышта иң мөһиме- бала гомере һәм сәламәтлеге. Биредә ике яшьлек балалар үз хезмәтләрен яхшы белгән тәрбиячеләр җитәкчелегендә светофорның төсләрен өйрәнә, юлда уйнарга ярамаганлыгын белеп үсә. ЮХИДИ мәгариф программасын финанслау дирекциясенең I категорияле белгече Сания Гайнетдинова әлеге мәктәпкәчә яшьтәге учреждение тәҗрибәсен бик яхшы дип саный, чөнки республикадагы күп кенә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләре турында соңрак өйрәнә башлыйлар.
Шушы көннәрдә ясле-бакчада эшмәкәр Әхмәт Зыятдинов булып, балалар өчен кирәкле уенчыклар төрендә ярдәм тәкъдим итте. Әхмәт Вәгыйз улы, эшнең тыгыз булуына карамастан, чарада үзе дә катнашты, балаларга уенчыклар һәм тәм-том таратып, аларга онытылмас шатлык бүләк итте.
Бәйрәмне тәҗрибәле педагог Галия Афонина алып барды. Балалар ата-аналары, әби-бабайлары белән танып-белү уеннары уйнады, урамда, юл аша чыкканда үзен ничек тотарга белмәгән Карлсонга (бу рольне тәрбияче Рәшидә Заһидуллина башкарды) кагыйдәләр өйрәтте. Вәсилә Мәрхәб кызы ата-аналар каршында чыгыш ясап, баланың сәламәтлеге турында кайгыртырга чакырды, чөнки бала сәламәт булганда гына нәни шәхесне һәръяклап үстерү мөмкин. Ә мәктәпкәчә яшьтәге бу учреждениедә өстенлекле юнәлеш булып тора. Сания Гайнетдинова куркыныч статистика белән таныштырды:"Агымдагы елның 10 аенда республикада балалар катнашында 509 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 21 бала үлгән һәм 539ы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Авыр нәтиҗәләргә китергән юл-транспорт һәлакәтләренең төп сәбәпләре: тизлекне арттыру, каршы як полосага чыгу, транспорт чарасы белән исерек килеш идарә итү".
Ул шулай ук хәзерге вакытта үткәрелүче акцияләр белән дә таныштырды. "Пешеход-на переход" "Автокресло" акцияләре гамәлдә һәм балалар куркынычсызлыгы өчен бик кирәкле булган бу таләпләрне үтәргә чакырды. Ахырдан балалар ЮХИДИ мәгариф программаларын финанслау дирекциясеннән матур китаплар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев