Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иман йортларыбыз арта

Мәчет безнең күзебезне ачар, Тел ачкычы бирер кулларга. Югалмабыз, адашмабыз җирдә Шул тылсымлы ачкыч булганда. Яңа матур йортлар калкып чыксын, Көндәш булып биек тауларга. Мәчет кирәк безнең үткәннәрне Киләчәккә илтеп ялгарга. 16 майда Олы Карамал авылында «Иман нуры» дип исемләнгән ачылды. Авылыбыз өстендә яңгыраган азан тавышына күзләргә яшьләр килде, хәтта...

Мәчет безнең күзебезне ачар,

Тел ачкычы бирер кулларга.

Югалмабыз, адашмабыз җирдә

Шул тылсымлы ачкыч булганда.

Яңа матур йортлар калкып чыксын,

Көндәш булып биек тауларга.

Мәчет кирәк безнең үткәннәрне

Киләчәккә илтеп ялгарга.

16 майда Олы Карамал авылында «Иман нуры» дип исемләнгән ачылды. Авылыбыз өстендә яңгыраган азан тавышына күзләргә яшьләр килде, хәтта яңгыр да сибәләп китте. Ниһаять, Олы Карамал авылы да мәчетле булды. Тантанага яше-карты, тирә-як авылларданмуллаларыбыз, хәтта Буадан, Казаннана бик күп кеше кайткан иде. Якташыбыз Хәмит Вәлиди бик матур шигырьләр укыды. Мәчет төзүдә катнашкан, акчалата, материал белән ярдәм иткән, мәчетне төзегәндә башыннан ахырына кадәр бер тиен дә акча алмыйча эшләгәннәргә - барысына да Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре булсын. Сәламәтлеге булмаса да бөтен җанын-тәнен биреп йөргән Миндил Касыйм улы Мөхәммәтшинга рәхмәтнең иң олысы. Авыл җирлеге башлыгы Эдуард Байдамшин һәрчак эшнең барышын күзәтеп торды. Авылдашыбыз Артур Әхмәтҗанов нигез салырга бетоннарны Казаннан алып кайтты. Зөфәр Гарәфиев, Рифат Вәлиев, Рамил Галимов төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәтте.

Кирпеч өюдә Роберт Нәҗмиев, Алик Кәримуллин, Марсель Мөхәммәтшин, Ринат Сәфәров зур тырышлык күрсәтте. Алар бу эшне бушлай башкарды. Олы яшьтә булсалар да, Ильяс Нәҗмиев, Мөһим Нәҗмиев, Әхәт Сәгъдиев, Энҗекәй Галимова. Фирая мөхәммәтшина, Расиха Дәүләтшина, Карамал халкына зур рәхмәт, һәрберсе үзенең өлешен кертте. Авылыбыз өстендә азан тавышы яңгырасын, ил-көннәр тыныч булсын, мәчетләребез тулып торсын,. Рәхмәт сезгә авылдашлар, рәхмәт, туган авылым!

Бәрлегуҗа авылыннан Нурания Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев