Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ИлЗилә: Начарлык теләүчеләрне атлап чыгам

"Рәхмәтлемен әтиемә", "Йөрәктә син", "Бәби туе" һәм башка җырлар башкаручы яшь җырчы ИлЗилә эстрада сәхнәсендә балкучы йолдызларга ошамаган. Күпләрдән аермалы буларак, ул - кыю фикерле, креатив, аның башкару осталыгы, үз-үзен тотышы, киенүе - барысы да үзенчәлекле. Әле тагын шунысы да мәгълүм булды: ИлЗилә - җырчының сәхнә исеме икән! - Үз...

"Рәхмәтлемен әтиемә", "Йөрәктә син", "Бәби туе" һәм башка җырлар башкаручы яшь җырчы ИлЗилә эстрада сәхнәсендә балкучы йолдызларга ошамаган. Күпләрдән аермалы буларак, ул - кыю фикерле, креатив, аның башкару осталыгы, үз-үзен тотышы, киенүе - барысы да үзенчәлекле. Әле тагын шунысы да мәгълүм булды: ИлЗилә - җырчының сәхнә исеме икән!



- Үз исемең - Эльвира Галимәрданова. Ни өчен ИлЗилә дигән исемне сайларга булдың?

- Фамилиям озын булгач, афишаларга сыймый иде. Шул сәбәпле миңа сәхнә исеме уйлый башладык. Аннан соң Эльвиралар да сәхнәдә күп бит. Озак уйлап тормадык: әтием - Илдар, әнием Зилә исемле, икесенең исемен кушкач, ИлЗилә исеме килеп чыкты.

- Әти-әниең кайсы яклардан?

- Алар Актаныш районыннан, хәзерге вакытта Чаллы шәһәрендә яшиләр. Үзем Чаллыда тудым. Гаиләдә бердәнбер бала.

- Җырлаудан тыш, төп эш урының бармы? Нәрсә белән шөгыльләнергә яратасың?

- Татарстан Республикасы Халыклар Ассамблеясында эшлим. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында аспирантурада вокал бүлегендә укыйм. Остазым - Татарстанның халык артисты Венера Ганиева. Спорт белән шөгыльләнәм, ул инде хәзер минем тормыш рәвешем. Тагын бер мавыгуым бар: күптән түгел чәчтарашханә курсларын тәмамладым.

- Иҗатында нинди яңалыклар? Якын арада ниләр белән сөендерергә җыенасың?

- Иҗат белән бертуктаусыз даими шөгыльләнәм. Яңа җыентык чыгарырга планлаштырам. Бүгенге көндә ике клибым бар. Соңгысын сентябрьдә "Йөрәктә син" җырына төшердем. Киләсе елда яңа клиплар, яңа җырлар булачак, Алла теләсә. Яңа күлмәкләр тектерәм. Аларның фасонын үзем уйлап табам. Бик күп эшләр башкарыла, барысын да сөйлисе килми. Планнарым турында сөйләп йөрергә яратмыйм, мәгълүматның энергетикасын югалтудан куркам.

- Яшь булуыңа карамастан, өлкәннәрчә фикер йөртәсең, көчле холыклы. Бу сыйфатлар сиңа каян килгән?

- Эстрадада башкача булмый. Ул үзенә күрә бер мәктәп. Эстрадада гына түгел, тормыштада та шулай. Тормыш тәҗрибәсе, тормышка карашым, принципларым мине көчле итте. Бүгенге көндәге уңышларыма ирешү өчен әти-әни генә түгел, үзем дә зур көч куйдым. Әгәр дә үзем тырышмасам, минем өчен беркем дә эшләмәячәк. Көнләшүчеләр, кырын караучылар, начарлык теләүчеләр булса, аларны атлап чыгам.

- ИлЗилә, син әле кияүдә түгел, үзеңә гашыйк булучылар күптер. Яратып йөргән кешең бармы?

- Яраткан кешеләрем бар: Ходайны, әти-әниемне һәм якыннарымны яратам!

- Яңа елга планнарың?

- Яңа елга матур планнар кордым. Әти-әнием янына кайтып, Яңа елны тыныч кына гаиләм белән өйдә каршы аласым килә. "Яңа гасыр" телеканалындагы Яңа ел кичәсен, үземнең чыгышымны карармын. Башкаларга да Яңа елны җылы өйләрендә яраткан гаиләләре белән каршы алырга киңәш итәм.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев