Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илназ Сафиуллинның йөрәген кем һәм ничек яулаган?

Эстраданың романтик җырчысы Илназ Сафиуллинның гастрольләре тәмамланды. Билгеле булганча, бу тур җырчының сәхнәгә чыгуына 10 ел тулуга багышланды. Тамашачы программаны җылы кабул иткән, җырчы үзе дә канәгать булуын белдерде. Алай гына да түгел, яз көне яңа программа белән районнарга да чыгарга ниятли икән. "Программага иң матур, шәп, популяр җырларны гына...

Эстраданың романтик җырчысы Илназ Сафиуллинның гастрольләре тәмамланды. Билгеле булганча, бу тур җырчының сәхнәгә чыгуына 10 ел тулуга багышланды. Тамашачы программаны җылы кабул иткән, җырчы үзе дә канәгать булуын белдерде. Алай гына да түгел, яз көне яңа программа белән районнарга да чыгарга ниятли икән.



"Программага иң матур, шәп, популяр җырларны гына кертергә тырышсам да, сыйдырып булмады. Шуңа күрә кайберләрен җыеп попурри башкарырга туры килде. Концертта остазым, Татарстан халык артисты Венера Ганиева, әтием Зиннур һәм энем Илнар да катнашты. Чын мәгънәсендә грандиоз тамаша булды. Күптән сольный концертлар белән йөргән булмагач, тамашачым сагынып көтеп алган. Концерт тәмамлангач та, аягүрә басып озатып калдылар. Алкышларга, чәчәкләргә һәм үзенчәлекле бүләкләргә күмделәр. Аеруча пыялага уеп ясалган гитара һәм шигырь юллары күңелемә ошады. Кызлардан күпсанлы запискалар килде", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты "Intertat.ru" хәбәрчесенә Илназ Сафиуллин.


Кызлар дигәннән, бүгенге көндә Илназның очрашып йөри торган кызы бар. Тик әлегә ул өйләнергә җыенмавын әйтте. "Киләчәктә, әлбәттә, өйләнәчәкмен", - ди ул. Җырчының йөрәген яулаган кыз исә ТМТВ каналына болай дип интервью биргән: "Илназны иреннәрем белән яулап алдым. Үзенең бу турыда күп тапкыр әйткәне бар, без беренче тапкыр очрашканда, беренче чиратта ул иреннәремә игътибар иткән. Башта Илназ миңа бик ачылып бетмәде, тик бер-беребезне күбрәк белә торган саен, анда яңа сыйфатлар ача бардым. Ул - бик юморлы, ачык, гади, кыю кеше. Әти-әниләр белән Яңа ел кичендә таныштык. Бу - Илназның инициативасы иде. Нәсимә апа һәм Зиннур абый мине үз гаиләләренә бик җылы кабул иттеләр", - дип сөйләгән Казанның Театр училищесы студенткасы Айгөл

Хуҗина.

Эмилио Гансалес фотолары

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев