Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элемтәчеләр отчет бирде

7 февральдә 2011 елгы эш йомгаклары буенча РУПС һәм РУЭС бинасында җыелыш үткәрелде, аның эшендә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Газинур Габидуллин катнашты.

Почта һәм элемтә бүлеге хезмәт коллективы алдында РУЭС җитәкчесе Газинур Нәбиуллин чыгыш ясады. Оешманың узган елгы эш йомгаклары турындагы докладында ул төп эшчәнлектән керемнәр планы үтәлгәнлеген билгеләде. Шулай ук интернетка тоташу буенча 100 процентлы чик узылган, телефоннар кую планы (шул исәптән ветераннары өчен) үтәлгән. Халык арасында IPTV хезмәте киң кулланыш тапты. Бу төр буенча хезмәт күрсәтү планы 175 процентка үтәлгән.

Газинур Нәбиуллин кыскача элемтә линиясен капиталь һәм агымдагы ремонтлау турында мәгълүмат бирде, шулай ук элемтә объектлары төзелеше белән таныштырды. Бүгенге көндә райондагы барлык торак пунктларга телефон кертелгән.

Аннан соң башкарылган эш һәм киләчәккә планнар турында Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында почта элемтәсе җитәкчесе Айдар Айтуганов чыгышы тыңланды.

Җыелыш ахырында Газинур Габидуллин чыгыш ясады. Ул элемтәчеләр һәм почта хезмәткәрләренә хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, чөнки аларның эше район халкы белән эшләүдән гыйбарәт. Шулай ук торак төзелеше, юллар салу планында башкарылачак эшләр, гипс эшкәртү комплексы, үз эшеңне ачу юллары һәм мөмкинлекләре, гаилә фермалары һ.б. турында сөйләде.

Ахырдан җыелышта катнашучыларны 2012 елның 4 мартында Россия Федерациясе Президентын сайлауда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев