Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икенче Бөтендөнья сугышында катнашкан 113 солдат турында мәгълүмат табылган

«Хәрби дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов хәбәрсез югалган якташларыбыз турында мәгълүматларны эзләү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

«Россиядә андый гаилә юк...» акциясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча "Хәрби дан клубы" ассоциациясенең эшче төркеме менә инде берничә елдан бирле үткәрә. Аның төп максаты – 1939-1945 елларда фронтта хәбәрсез югалган дип саналган якташларыбыз турында мәгълүматлар эзләү. Моннан тыш, үлгәннән соң орденнар һәм медальләр белән бүләкләнү турында мәгълүмат билгеләнә.
- 2022 елның 15 июненә 34 016 солдат һәм офицерның һәлак булуы һәм бүләкләнүе  турында мәгълүматлар ачыкланды. XXI гасырда ачыкланган мәгълүматларның, ниһаять, һәлак булганнарның гаиләсенә барып җитүе бик мөһим. Бу эштә безгә һәр муниципаль районда булдырылган Татарстан Республикасы электрон “Хәтер китабы”н булдыру буенча эшче төркемнәр ярдәм итә, - диде Михаил Черепанов. - 2022 елның 15 июненә безнең мәгълүматлар базасына территориядән мобилизацияләнгән яки Татарстан Республикасында туган һәм 1939-1945 елларда сугыштан кайтмаган 376 213 солдат һәм офицер турында мәгълүмат тупланды. Әлеге мәгълүмат Татфронт.ру һәм Kremnik.ru. сайтларында урнаштырылды. Дистәләрчә мең һәлак булган кешеләр турында мәгълүматлар әле табылмаган. Барлык сораулар һәм үтенечләр белән echovoyni@yandex.ru адресы буенча мөрәҗәгать итегез.
Эзләүчеләр төркеме безнең районнан сугышка киткән һәм хәбәрсез югалган 113 солдат турында мәгълүмат тапкан. Тулы исемлек kamskoe-ustie.ru сайтында урнаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев