Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юка бозга ышанма

Бүгенге көнгә кешеләрнең сулыкларда суга батуын булдырмау һәм хокукый актларны саклау максатыннан бүгенге көнгә ГИМС Кама Тамагы инспекторлар участогы инспекторлары 122 тикшерү үткәргән. 49600 сумлык 116 административ беркетмә төзелгән, шуның яртысы түләтелгән. Моннан тыш, инспекторлар гомуми белем бирү учреждениеләрендә өйрәтүләр, оешмаларда һәм балыкчылар белән әңгәмәләр үткәргән. Мәктәп яшендәге балалар арасында...

Бүгенге көнгә кешеләрнең сулыкларда суга батуын булдырмау һәм хокукый актларны саклау максатыннан бүгенге көнгә ГИМС Кама Тамагы инспекторлар участогы инспекторлары 122 тикшерү үткәргән. 49600 сумлык 116 административ беркетмә төзелгән, шуның яртысы түләтелгән.
Моннан тыш, инспекторлар гомуми белем бирү учреждениеләрендә өйрәтүләр, оешмаларда һәм балыкчылар белән әңгәмәләр үткәргән. Мәктәп яшендәге балалар арасында "Бозлыкларда сак булыйк" рәсем конкурсы игълан ителде, ә навигация чорында "Уылдык-2013" операциясе үткәрелде. Коену сезонында "Без сулыкларда куркынычсызлык өчен" акциясе узды.
"Күрелгән кисәтү чаралары һәм билгеләнгән территорияне инспекторларның өзеклекләрсез күзәтүенә карамастан хәл киеренке булып кала. Ел дәвамында сулыкларда 15 бәхетсезлек очрагы теркәлгән, 16 кеше үлгән, шуларның дүртесе безнең районда, шул исәптән бер бала",-ди "ТР буенча Россия МЧС ГИМС үзәге" ФКУ Кама Тамагы инспекторлык участогы өлкән дәүләт инспекторы Нияз Нуриев.
- Статистика күрсәткәнчә кешеләрнең суга батып үлү сәбәпләре- коену өчен билгеләнмәгән урыннарда суга керүләре, шул исәптән исерек килеш.
Кешеләрнең сулыкларда куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында инспекторлар җирлек башлыкларына территорияне таләп ителгән нормаларга тәңгәл китерүгә, "Коену тыела!", "Сак булыгыз, боз юка!" һәм башка төрдәге аншлаглар кую үтенече белән мөрәҗәгать итә.
Кыш җитте, сулыкларны боз каплады. Һава шартларының нинди булуына карамастан (әлегә көннәр җылы тора), балык тотарга яратучылар шактый. Нәкъ менә шушы чорда азарт куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүдән өстенрәк чыга һәм көтелмәгән куркыныч хәлләргә тап булалар. Һәр балыкчы боз өстенә кергәнче гомернең балык тотуга караганда кыйммәтрәк икәнлеген аңласа иде. Балаларын урамга чыгарганда ата-аналар аеруча игътибарлы булсын иде. Бала-чага яңа бозга кызыгып сулыкларга чаба. Шуңа күрә, боз өстендә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау турында һәрчак искәртеп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев