Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелекле гамәл

25 сентябрьдә мәдәният министрлыгында үткәрелгән видеобрифинг "Мәрхәмәтле телефон" республика хәйрия акциясенә әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләсенә багышланган иде.

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында ел саен республикада бик күп чаралар һәм хәйрия акцияләре үткәрелә һәм бу матур традициягә әверелде.

1 октябрьдән тагын бер яңа- "Мәрхәмәтле телефон" акциясе старт ала. Акциянең максаты- чит кешеләр ярдәменә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләрне (ягъни социаль патронажда торучыларны), ә андыйлар республикада 15 мең кеше, кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү. Республикада югарыда әйтелгән өлкән яшьтәгеләр төркеменә керүчеләрне элемтә чаралары белән тәэмин итүгә мониторинг үткәрелгән, шулардан 3,5 мең кешенең гомумән бернинди элемтә чарасы булмавы ачыкланган. Бу кешеләргә элемтә чаралары булганда гына ашыгыч ярдәм күрсәтергә мөмкин.

Бүгенге көнгә республикада биш кәрәзле элемтә операторы үз хезмәтләрен тәкъдим итә. Акцияне оештыручылар тәкъдим иткән дүрт телефон моделеның бәяләре 990 сумнан 2 мең сумга кадәр тәшкил итә һәм алар өлкән яшьтәгеләр файдалану өчен уңайлы аппаратлар (клавиатурасы зур, меню җайлы, экраны зур һәм якты).

Акция үткәрү шартлары буенча оештыручылар билгеләп үткәнчә, адресат кәрәзле телефон белән бергә сөйләшүләрнең айлык бәясен дә алса яхшы булачак. Шул ук вакытта "2"ле бердәм чакыру кнопкасына басып, "112"-МЧС үзәген тиз җыю планда каралган. Өлкән кеше өчен тиз җыярга кирәк булган номерлар да күрсәтеләчәк.

Брифингта билгеләп үтелгәнчә, бу акция өлкән яшьтәгеләргә социаль ярдәм күрсәтүгә мөмкинлек бирә һәм мондый хәйрия акцияләре үткәрү өчен старт булачак.

Мондый тагын бер акция бу төр элемтәгә мохтаҗ булган инвалидларны кәрәзле телефоннар белән тәэмин итү өчен үткәреләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X