Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелек һәм кайгырту маршруты

Республикада "Игелек һәм кайгырту маршруты" акциясе башланды. Аны ветераннарның республика советы үткәрә. Әлеге социаль мөһим проекты гамәлгә кую аз тәэмин ителгән, ялгыз пенсионер-ветераннарга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан үткәрелә. Ветераннарның республика советы азык-төлек җыелмасы алуга акчаны грант буенча откан. Узган пәнҗешәмбедә дистәләрчә пенсионерга,...

Республикада "Игелек һәм кайгырту маршруты" акциясе башланды. Аны ветераннарның республика советы үткәрә.

Әлеге социаль мөһим проекты гамәлгә кую аз тәэмин ителгән, ялгыз пенсионер-ветераннарга социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан үткәрелә. Ветераннарның республика советы азык-төлек җыелмасы алуга акчаны грант буенча откан. Узган пәнҗешәмбедә дистәләрчә пенсионерга, тыл хезмәтчәннәренә һәм сугыш чоры балаларына ветераннарның район советы рәисе Фаягөл Хәйбуллина сәламәтлек, озын гомер теләп, игелек һәм кайгырту билгесе - азык-төлек җыелмасы тапшырды. Көтелмәгән визит һәм бүләк өлкән яшьтәгеләр өчен күңелле сюрприз булды. Заов.Каратайдан 40 ел гомерен Кама Тамагы пекарнясына багышлаган Клавдия Салатовабезне ачык йөз белән каршылап, кайгырту һәм игътибарлылык өчен чын күңелдән рәхмәтен әйтте. Уразлинодан Миңнеруй Хәлиуллина бер көн элек кенә шәһәрдән туган авылына кайткан, көтелмәгән визитка гаҗәпкәкалды: "Әле кайттым гына, енсиямне китерделәр, сез дә бүләк алып килгәнсез",- дип кулларын җәеп җибәрде һәм чын күңелдән рәхмәтен җиткерде. Хезмәттә һәм кайгыртуда тормыш юлы узган кешеләргә карата аз гына игътибар да күңелләрендәзур рәхмәт сүзләре һәм өлкән буынны онытмаучыларга карата җылы хисләре тудыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев