Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелек һәм шатлык бүләк иттеләр

Кичә район мәдәният йортында Халыкара инвалидлар көненә багышланган концерт булды.

Бу концерт районда ункөнлек кысаларында узачак чараларны ачты.

Ә аңа кадәр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде һәм туган якны өйрәнү музее, үзәк китапханә хезмәткәрләре мастер-класслар күрсәтте.

Күргәзмәгә Галина Сороковнина, Валентина Пономарева һәм аларның укучылары ясаган искиткеч эшләр тәкъдим ителгән иде. Алар эшләнмәләрне нәрсәдән генә ясамаган: ташлар һәм кабырчыклар, баулар һәм шырпылар, кәгазь һәм җепләр дә эшкә җигелгән. Ә нәтиҗәдә гаҗәеп матур тартмачыклар, курчаклар һәм картиналар барлыкка килгән. Олы Кариледә яшәүче Рәшит Равилов тукыма һәм сәйләннәрдән искиткеч эшләнмә ясаган.

Күргәзмәне ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Радик Гыйсмәтов югары бәяләде. Тамашачылар алдында чыгыш ясап, ул мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең гадәттән тыш сәләтләргә ия булуларын, матурлыкны күрә белүләрен һәм аны үз фантазияләре белән ассызыклауларын билгеләп үтте. Радик Гыйсмәтов район халкына, аерым алганда, залда җыелган кешеләргә сәламәтлек, иҗатта һәм спорт өлкәсендә яңа уңышлар теләде.

Район башлыгы Наил Вазыйхов инвалидлар ункөнлегенә старт бирде, ул әлеге категориягә керүче кешеләргә актив тормыш позицияләре, һәрнәрсәдә яхшылык, матурлык күрә белүләре һәм тирә-юньдәгеләргә үрнәк булулары өчен рәхмәт белдерде.

Бу көнне традиция буенча районда яшәүче бер гаиләгә ярдәм итү өчен акча җыю оештырылды. Быел ул Караталдан Минневәлиевләр гаиләсе булды. Гаилә башлыгы һәм аның хатыны терлекчелектә «Олы Кариле» ҖЧҖда эшлиләр, гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Быел беренче сыйныфка укырга кергән кече кызлары Зәринәгә, авыруының төгәл диагнозын ачыклау өчен, Мәскәү клиникасында тикшеренү узарга кирәк. Моның өчен гаилә акчага мохтаҗ.

Чарада катнашучылар, шул исәптән район җитәкчеләре дә бу мәсьәләне хәл итү өчен ярдәм күрсәтте. Чарада район инвалидлар җәмгыяте рәисе Светлана Никаншина Радик Гыйсмәтовка җәмгыять өчен транспорт алырга ярдәм итү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

- Безнең җәмгыять әгъзалары еш кына төрле шәһәрләргә, районнарга ярышларга йөри, иҗади конкурсларда катнаша. Транспорт белән безгә һәрвакыт мәдәният бүлеге ярдәм итте, ләкин аларның автобусы еш кына ватыла, бу исә хәрәкәт итү куркынычсызлыгына ышаныч бирми. Без автобуска мохтаҗ. Зинһар, безгә аны алырга булышыгызчы. Ә без инвалидлар өчен уздырыла торган республика чараларында тагын да активрак һәм нәтиҗәлерәк катнашырга сүз бирәбез, - диде ул.

Чараны бәйрәм концерты дәвам итте. Үзешчән артистлар һәм музыка мәктәбе укучылары матур чыгышлар әзерләгән иде.

Барлык тамашачыларга һәм чарада катнашучыларга социаль яклау бүлеге осталары тарафыннан ясалган «ак чәчәкләр» тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев