Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иделдә беренчеләр

19 апрельдә "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ эшчеләре елгада беренчеләрдән булып навигация чорын ачты. Бу көнне әзер продукция складыннан Аракчино гипс эшкәртү заводы өчен 2900 тонна таш төяп озатылды. Бүген икенче баржа килде инде. Бу юлы Тольятти гипс эшкәртү заводына 10000 тонна таш китәчәк. "Башволготанкер" ААҖ вәкиллегендә дүшәмбедән судноларны навигациягә...

19 апрельдә "Кама Тамагы гипс руднигы" ААҖ эшчеләре елгада беренчеләрдән булып навигация чорын ачты.
Бу көнне әзер продукция складыннан Аракчино гипс эшкәртү заводы өчен 2900 тонна таш төяп озатылды. Бүген икенче баржа килде инде. Бу юлы Тольятти гипс эшкәртү заводына 10000 тонна таш китәчәк.
"Башволготанкер" ААҖ вәкиллегендә дүшәмбедән судноларны навигациягә кабул итә башладылар.
-Без судноларны җиһазлар, команданы өс киеме һәм колпит белән бик кыска срокларда комплектларга, ә танкерларны кабул итеп 1 майга кадәр рейска чыгарырга тиеш,-ди вәкиллек директоры Илдар Каюмов. -Тулаем алганда, бездә барысы да әзер, чираттагы эш - судноларны оешкан төстә озату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев