Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Идел” яшьләр лагерында

"Бердәм Россия" яшь гвардия республика яшьләр форумына барырга теләмисезме?"-дип тәкъдим иттеләр безгә. Без баш тартмадык һәм һич тә үкенмибез. Яшьләр үзәгендә ачык йөз белән каршы алдылар. Теркәлеп бүлмәләргә урнаштык һәм төштән соң шөгыльләнә башладык. Беренче лекция лагерьдагы тәртип кагыйдәләренә багышланган иде. Безгә "яшь гвардия" берләшмәсе, аның нәрсә белән шөгыльләнүе турында...

"Бердәм Россия" яшь гвардия республика яшьләр форумына барырга теләмисезме?"-дип тәкъдим иттеләр безгә.
Без баш тартмадык һәм һич тә үкенмибез. Яшьләр үзәгендә ачык йөз белән каршы алдылар. Теркәлеп бүлмәләргә урнаштык һәм төштән соң шөгыльләнә башладык. Беренче лекция лагерьдагы тәртип кагыйдәләренә багышланган иде. Безгә "яшь гвардия" берләшмәсе, аның нәрсә белән шөгыльләнүе турында сөйләделәр. Форумга Россиянң 45 төбәгеннән вәкилләр килгән иде.
Биредә безне «Бердәм россия» яшь гвардия ВОО Татарстан төбәк бүлегенең яңа җитәкчесе Ксения Владимирова белән таныштырдылар. Форум ачылышына "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет секретаре урынбасары, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова килгән иде. Мәскәү һәм Уфадан килгән вәкилләр төрле темаларга мастер-класс күрсәтте.
Өйрәнүләрдән соң төркемебез белән проектны тикшердек. Без "Штаб структураларын оештыру" темасын якладык. Безнең проект темага якынрак иде һәм күпчелек аны яклап тавыш бирде. Аннан соң "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан төбәк бүлеге сәяси совет секретаре урынбасары, төбәк башкарма комитет җитәкчесе Виктор Бударин чыгыш ясады. Без барыбыз да "Без булдырабыз" республика яшьләр форумында катнашуны раслаган сертификатлар алдык һәм истәлеккә фотога төштек. Теләкләребез дә бар. Тагын бер тапкыр шул ук составта очрашу һәм аңа күбрәк вакыт бирү. Районда үз командаңны төзергә кирәк. Форумда катнашуыбызга бер дә үкенмибез. Биредәге табигать бик матур. Янәшәдә генә генә чаңгы базасы һәм хоккей тартмачыгы. Автобус кузгалып китте, "Идел" яшьләр лагере артта калды, Россиянең башка почмакларыннан яшьләр белән аралашу мөмкинлеге биргән кешеләргә зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Өйгә арып кайтсак та, бик канәгать идек.
Ч. Корбангалиева, М. Нәҗипова,"Куйбышев Затон штп" МБ башкарма комитеты хезмәткәрләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев