Идарә компанияләрен лицензияләү көтелә

1 апрельгә кадәр барлык идарә компанияләре лицензия алырга тиеш. 30 гыйнварга кадәр ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, республика лицензия комиссиясе формалашырга тиеш. Татарстан Республикасында 232 идарә компаниясе 1 апрельгә кадәр эшчәнлекнең бу төренә лицензия алырга мәҗбүр. Лицензия комиссиясенең беренче утырышын 30 гыйнварда үткәрү планлаштырыла, аннан соң утырышлар айга кимендә ике...

1 апрельгә кадәр барлык идарә компанияләре лицензия алырга тиеш.

30 гыйнварга кадәр ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә, республика лицензия комиссиясе формалашырга тиеш. Татарстан Республикасында 232 идарә компаниясе 1 апрельгә кадәр эшчәнлекнең бу төренә лицензия алырга мәҗбүр. Лицензия комиссиясенең беренче утырышын 30 гыйнварда үткәрү планлаштырыла, аннан соң утырышлар айга кимендә ике тапкыр үткәреләчәк. Идарә компаниясенең ике вәкиле тест төрендә имтихан тапшырачак. Имтиханга ике сәгать вакыт бирелә. Алар 100 сорауның кимендә 86сына дөрес җавап бирергә тиеш. Лицензиянең гамәлдә булу вакыты 5 ел, моның өчен 30 мең сум акча түләргә кирәк. Параллель рәвештә күп фатирлы йортларны тотуда кагыйдәләрне бозган һәм закон күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен таләпләр, штрафлар һәм санкцияләр дә эшләнелгән. Аерым алганда, вазыйфаи затларга штрафлар 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Шулай ук идарә компанияләрен 3 елга дисквалификацияләү дә көтелә. Лицензияләүгә кертелгән идарә компанияләре җитәкчеләре кайбер таләпләргә җавап бирергә тиеш, аерым алганда аларга карата суд эше кузгатылмаган, бу эшчәнлек төре буенча дисквалификация-ләнмәгән һәм югары белемнәре булырга тиеш. Идарә компаниясен реестрдан чыгару нигезендә суд кына лицензияне юкка чыгара ала. Әгәр идарә компаниясе дисквалификацияләнгән икән, күпфатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында икенче компания сайлана. Әгәр алар компанияне сайлый алмаса, ул конкурс нигезендә сайлап куела. Безнең районда ике идарә компаниясе бар: "Наш дом" идарә компаниясе һәм «Затон» шәхси идарә компаниясе. Алар беренче елларын гына эшләми. Икесендә дә имтиханнарны директор һәм аның урынбасары тапшырачак. "Наш дом" идарә компаниясе директоры Рамил Галимов фикере буенча, эшләнелгән штрафлар күп кенә намуслы компанияләрне эштән туктатачак, чөнки барлык күрсәтмәләрне дә вакытында башкару мөмкин түгел. Ә менә Затон шәхси идарә компаниясе директоры Олег Хахалев үз компаниясен яхшы эшли һәм бернидән дә куркырга кирәкми дип саный.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 10 ноябрь 2021 - 09:55
    Антоновкада урман утырту
  • 10 ноябрь 2021 - 09:52
    Мордва ансамбленен чыгышы
  • Идел буйлап Рейд
  • Кирельский авылында мәдәният йорты
  • 9 май - Җиңү көне