Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Идарә компанияләрен лицензияләү

1 апрельгә кадәр барлык идарә компанияләре лицензия алырга тиеш. 30 гыйнварга кадәр ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә республика лицензия комиссиясе формалашырга тиеш. Татарстан Республикасында 232 идарә компаниясе 1 апрельгә кадәр эшчәнлекнең бу төренә лицензия алырга тиеш. Лицензия комиссиясенең беренче утырышын 30 гыйнварга кадәр үткәрү планлаштырыла, аннан соң утырышлар айга кимендә...

1 апрельгә кадәр барлык идарә компанияләре лицензия алырга тиеш.

30 гыйнварга кадәр ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе нигезендә республика лицензия комиссиясе формалашырга тиеш. Татарстан Республикасында 232 идарә компаниясе 1 апрельгә кадәр эшчәнлекнең бу төренә лицензия алырга тиеш. Лицензия комиссиясенең беренче утырышын 30 гыйнварга кадәр үткәрү планлаштырыла, аннан соң утырышлар айга кимендә ике тапкыр үткәреләчәк. Идарә компаниясенең ике вәкиле тестлаштыру төрендә имтихан тапшырачак. Имтиханга ике сәгать вакыт бирелә. Алар йөз сорауның кимендә 86сына дөрес җавап бирергә тиеш. Лицензиянең гамәлдә булу вакыты 5 ел, моның өчен 30 мең сум акча түләргә кирәк. Берүк вакытта күп фатирлы йортларны тотуда кагыйдәләрен бозган һәм закон күрсәтмәләрен үтәмәгән өчен таләпләр, штрафлар һәм санкцияләр дә эшләнелә. Аерым алганда, вазыйфаи затларга штрафлар 50 мең сумнан 100 мең сумга кадәр, юридик затларга - 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр. Шулай ук идарә компанияләрен 3 елга дисквалификацияләү дә көтелә. Лицензияләүгә кертелгән идарә компанияләре җитәкчеләре кайбер таләпләргә дә җавап бирергә тиеш, аерым алганда, аларга карата суд эше кузгатылмаган, бу эшчәнлек төре буенча дисквалификацияләнмәгән һәм югары белемнәре булырга тиеш. Лицензияләнгән идарә компаниясен реестрдан чыгаруны бары тик суд кына юкка чыгара ала. Әгәр идарә компаниясе дисквалификацияләнгән икән, күп фатирлы йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында икенче компания сайлана. Әгәр алар компанияне сайлый алмаса, ул конкурс нигезендә сайлап куела. Безнең районда ике идарә компаниясе бар: "Наш дом" идарә компаниясе һәм Затон шәхси идарә компаниясе. Алар беренче елларын гына эшләми. Икесендә дә имтиханнарны директор һәм аның урынбасары тапшырачак. "Наш дом" идарә компаниясе директоры Рамил Галимов әйтүенчә, эшләнелгән штрафлар күп кенә намуслы компанияләрне эштән туктатачак, чөнки барлык күрсәтмәләрне дә вакытында башкару мөмкин түгел. Ә менә Затон шәхси идарә компаниясе директоры Олег Хахалев үз компаниясен яхшы эшли һәм бернидән дә куркырга кирәкми дип саный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев