Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Иске Казиле авылына – 690 ел

    Авыллар, авыллар, шул исәптән дөньяда иң матур исемне йөрткән Иске Казиле авылыбыз... Алар үткән тарихыбызның бер өлеше, аларда халыкның моңы-зары, кайгы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы. Алар арасында бер ишеләре борынгы һәм бай тарихлы, ә икенчеләре соңрак барлыкка килгән, тик аларның үзләренә генә хас булган үз тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең...

    Авыллар, авыллар, шул исәптән дөньяда иң матур исемне йөрткән Иске Казиле авылыбыз... Алар үткән тарихыбызның бер өлеше, аларда халыкның моңы-зары, кайгы-шатлыгы, куанычы һәм сагышы. Алар арасында бер ишеләре борынгы һәм бай тарихлы, ә икенчеләре соңрак барлыкка килгән, тик аларның үзләренә генә хас булган үз тарихы, үз даирәсе, үз мохите, үзенең данлыклы шәхесләре бар. Безнең күз алдында гына да төрле сәбәпләр белән күп кенә авыллар кечерәйде, юкка чыкты, ә анда яшәүчеләрнең туган нигезләрен ташлап китү очраклары күп булды.
    Бүгенге көндә Иске Казиле авылында 98 ир- ат, 89 хатын-кыз яши. Авылның иң өлкән кешесе Мөхәммәтдәминов Җиһанша бабай 97 яшен, Садыйкова Гөлсылу әби 91 яшен тутырды. Иң яшь бала Галиуллин Камил һәм Гарәфиева Кадрияләр гаиләсендә. 2013 елның 19 гыйнварында туган баланың исеме Сәйдәш. Ә инде Иске Казиле авылына нигез салынуга быел 690 ел булды.
    8 июньдә Иске Казиле авылы халкы, кайткан кунаклар иртәнге 8 дә, эш киемнәре, эш кораллары белән зират капкасы янына җыелды. Зират өстен агачлардан, корган ботаклардан, чүп-чардан арындыру иде аларның нияте. Зират авылдашларыбызның соңгы йорты - бакыйлыкка күчү урыны. Бирегә чит җирләрдә яшәп, вафат булган авылдашларның да җәсәдләре алып кайтып куела. Кеше гомер азагында үзенең яки әти-әнисенең кендек каны тамган җиргә кайтып сыенырга омтыла. Ә мәрхүмнәрнең каберләрен барлау, аларны пөхтәлектә, чисталыкта тоту - без, исәннәрнең изге бурычы. Бу изге эшне башлап йөрүчеләр Иске Казиле авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгьдиев, Равил Кадыйров булды. Өмәчеләрне чәй белән сыйлау электән калган изге йола. Шәйхетдинова Фирдания, Булатова Рәмзилә, Ларичева Зәмирә кайнар коймак, хуш исле тәмле чәй белән өмәчеләр янына килде.
    Салкын су белән юынып, коймак белән чәйдән авыз иткәч, өмәчеләр арганнарын да сизмәде, эшләрен дәвам итте.
    Сәгать 5 тулгач, халык мәдәният йорты янындагы матур итеп бизәлгән мәйданга җыелды. "Авыл бәйрәме"н уздырырга дип авылыбызның имам-хатибы Шәйхетдинов Гали бабайдан фатыйха алгач, бәйрәмне башлап җибәрдек. Иске Казиле авыл җирлеге үзешчәннәре тарафыннан әзерләнгән концертны карагач, авыл халкы үзенең фикерен әйтергә ашыкты. "Сабантуйга да болай җыелып кайта алмый идек, бик күркәм бәйрәм булды»,-диеште алар. Икенче елга да бердәм, тату булып җыелырга сүз куештылар. Чыннан да, мондый өмәләр, бәйрәмнәр авылдашларны берләштерә, дуслаштыра. Күрше белән күрше бер-берсенә сирәк кергән чорда яшибез, авылдашлар, туганнар, дуслар елга бер генә очрашса да, ничек күңелле була икән бит. Безнең авыл бәйрәменә дә ничә еллар буе авылга кайтмаган кешеләр дә, инде нигезләре бетеп, кайтырга урыннары булмаганнар да кайткан иде.
    Бәйрәм барышында өстәлдән шаулап торган самовар төшмәде, кемдер мәтрүшкә чәе, кемдер гөлҗимеш тамыры чәе һәм башка үләннәрдән әзерләгән чәй эчте. Хуҗиәхмәтов Рафаил абый пешергән, парлары күтәрелеп торган пылау да халык күңеленә хуш килде. Халык үзе дә буш кул белән килмәгән, күчтәнәчләрен өстәлгә тезгәч, тәмләп самовар чәе эчте, рәхәтләнеп аралашты, сөйләште, күңел ачты. Мәйданда җыр-моң бер генә минутка да туктап тормады. Халык талантларга бай бит ул, Иске Казиле халкы бигрәк тә. Кайткан кунаклар да безне үзләренең моңнары белән сөендерде.
    Аннары клуб каршындагы мәйданда уеннар башланды. Балалар уеннары, капчык киеп йөгерү, көянтә- чиләк белән су ташу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка куеп, аны авызга кабып йөгерү, бию ярышы, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында аркан тартыш, ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше, таяк тартыш, өлкәннәр һәм яшүсмерләр арасында гер күтәрү һәм милли көрәшне халык яратып карады, яше-карты, бала-чагасы актив катнашты. Уеннарда катнашучыларга бүләкләр авыл халкы ярдәме белән алынды. Бигрәк тә Кадыйров Равил, Сәгьдиев Илдус, Сәгьдиев Фәрит үзләреннән зур өлеш кертте, ә Гарәфиев Булат өлкәннәр арасында абсолют батырга тәкә (аны Кадыйров Радик отты); Гыйлметдинов Халит яшүсмерләр арасында абсолют батырга тәкә (аны Сафин Айрат отты) бирде, Идрисова Люция көрәштә катнашучыларга, җырчыларга бүләкләр алып кайткан иде. Авылның иң өлкән хатын-кызына Сабирҗановлар бүләк әзерләгән иде. Шулай ук теләге булган һәр кеше, читтән кайтучы 2014 елда "Авыл көне" уздырырга матди ярдәм калдырды.
    «Авыл көне"н оештыруда актив катнашып йөрүчеләргә Кадыров Равил, Гыйлметдинов Халит, Әскәрова Тәслимә, Булатова Гөлзидә, Галиуллин Камил, Әскәров Илһам, Зиннәтуллин Рәмис, Иске Казиле урта мәктәбе коллективына Иске Казиле авыл җирлеге исеменнән зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Шулай ук зират җыештыруда катнашкан һәркемгә зур рәхмәт. Өмәдә кемнедер аерып әйтеп булмаса да, Идрисовлар гаиләсе үзләренең активлыклары белән аерылып торды.
    Язмамны тарих фәннәре докторы Миркасыйм ага Госманов сүзләре белән тәмамлыйсым килә: « Китүчеләр күп, кайтучылар гына юк. Фани дөньядагылар исә гап-гади түмгәккә яки төрле кыяфәттәге киртә-чардуган яисә билге ташларына карап аларны искә төшерәләр. Исән-тереләр өчен зират - ул Хәтер урыны, Хәтер мәйданы. Шуңа күрә теләсә кайсы чор, ил кешесе, теләсә кайсы халык һәм дин-иман вәкиле дә зиратка карата битараф кала алмаган, кала алмый».

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: