Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язгы ташу якынлаша

Белгечләр фаразына караганда, язгы ташу вакытында 11 муниципаль район су басу зонасына керә. Бүгенге көндә язгы ташуга әзерлек тулы көченә алып барыла. Безнең районда су торбаларын чистарталар, яр буен ныгыту эшләре үткәрелә. Язгы ташу алдыннан безнең районда Идел елгасы территориясендә кар запасы нормадан 108 процент тәшкил итә. Узган ел бу...

Белгечләр фаразына караганда, язгы ташу вакытында 11 муниципаль район су басу зонасына керә. Бүгенге көндә язгы ташуга әзерлек тулы көченә алып барыла.

Безнең районда су торбаларын чистарталар, яр буен ныгыту эшләре үткәрелә. Язгы ташу алдыннан безнең районда Идел елгасы территориясендә кар запасы нормадан 108 процент тәшкил итә. Узган ел бу күрсәткеч 26 процентка күбрәк, кар катламының биеклеге 35-48см булган. Бу республикада иң түбән күрсәткечләрнең берсе. Димәк, районда су баса торган авылларда (Уразлино, Кыртапа, Иске Барыш) быел су азрак булыр бәлки. Шул ук вакытта Куйбышев сусаклагычында суның биеклеге бик югары -52,93 см. Кинәт җылытып, язгы сулар төшкән һәм яңгырлар ешрак яуган очракта суның биеклеге тагын да күтәреләчәк. Агымдагы елда боз апрель башында ук кузгалыр дип фаразлыйлар, димәк, 17-24 апрельдә елгалар боздан тулысынча ачылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев