Яшелчәлеләр авыл юбилеен яшеллеккә күмелеп билгеләп үтте
Биредә авыл көнен Идел елгасының биек ярында үткәрәләр, аннан бөтен авыл, Идел киңлекләре күренеп тора.
Җирлек башлыгы Айрат Җиһаншин хатыны Фәйрүзә һәм аның ярдәмчеләре, үзешчән сәнгать осталары белән бергә матур бәйрәм оештырдылар, авылның иң хөрмәтле кешеләрен һәм быелгы юбилярларны билгеләп үттеләр. Армрестлинг өстәле янында ир-атлар җыелган иде, алар белән сөйләшеп алдык. Авыл халкы арасында ике фикер йөри, берәүләр авылга 100 яшь дип саный, икенчеләре аңа нибары 95 ел дигән фикердә. Кече Салтык авылында туып-үскән Дамир Иштирәков: «1924 елда ТАССР Министрлар Советының татар авылларын Идел ярына күчерү турындагы карары чыккан. Җир кишәрлекләрен бүлеп биргәннәр, араларын ызанлаганнар, вакытлар узган. Бәлки, кемдер авылның барлыкка килү вакытын шушы датадан саный торгандыр».
Яшелчә авылында туып-үскән Әүхәт Мөхәммәдиев: «Минем бабам Яшелчәдә беренчеләрдән булып йорт салган. Бездә моның 1929 елда булганлыгын раслаучы документлар бар. Минем уйлавымча, беренче йортлар барлыкка килү датасыннан санарга кирәк. Димәк, авылга әлегә 95 ел. Аның булуы куандыра, анда кешеләр яши һәм балалар туа. Районда бай тарихлы, юкка чыгу алдында торучы авыллар күп – Бәби, Бәки, Ирекле Хезмәт, Якты Алан, Абызавыл».
Яшелчә авылында туып-үскән Солтан Нургалиев: «Идел суы ташыганчы, бу ярда болыннар булды, һәр авылның печән чабу өчен җирләре бар иде. Без дә әтием белән көймәдә йөзеп килеп, биредә печән чаба идек, аннары аны әйләндерергә, өяргә килә идек. Кышын ат җигеп, печәнне Идел аша ташыдык. Яшелчәлеләргә җиңел иде, иң авыры салтыклылар һәм мәрәтхуҗалылар җилкәсенә төште, аларга саламны, кайвакытта утынны текә тауга менгерергә туры килде”.
Бәйрәмгә Кече Салтыкта туып-үскән язучы Нариман Камал кайткан иде: «Без хатыным белән һәрвакыт авыл бәйрәмнәренә кайтабыз. Якташларыбызга рәхмәт, чакырырга онытмыйлар. Авылда әти-әни йорты бар, аны олы улыбыз карап тора һәм без монда бик теләп кайтабыз”.
Нариман Камал шигырьләренә күп җырлар язылган, ләкин ул үзенең төп хезмәте дип авыл тарихы турындагы китапларын саный. «Миңа материал тупларга китапханәче Рәсимә Сабирова ярдәм итте, ул сугыш еллары, колхозда эшләгән чорлар турында сөйләүче, шул чорда авылда яшәгән һәм авыл үсешенә өлеш керткән кешеләрнең исемнәрен хәтерләүчеләрне тапты».
Бәйрәмдә катнашучылар арасында балалар бакчасында эшләгән элеккеге аш-су остасы, аннары сыер савучы булып хезмәт куйган Хәбирә Биккинина, авылның иң өлкән фельдшеры Дания Биккинина, кырык еллык стажы булган сыер савучы Кәүсәрия Кадыйрова, гомер буе «Сантехприбор» заводында эшләгән Халисә Биккинина һәм башкалар бар иде.
Алар өчен җырлар, котлау сүзләре яңгырады, авылдашлар дустанә кочаклашып һәм елмаеп җылы итеп аралашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев