Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшелчә – районыбызда Идел буенда урнашкан бердәнбер татар авылы

Туксан өч ел элек районда яңа авыл барлыкка килгән, бүгенге көндә дә ул матурлыгы белән игътибарны җәлеп итә.

2029 елда Яшелчә авылы үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Өч ел элек биредә яшәүчеләр авылның 90 еллыгын бәйрәм иткәннәр иде. Ул чакта бәйрәмгә чыгышлары белән бу авылдан булган кешеләр күп кайтты, алар чарага бик теләп иганә ярдәме күрсәттеләр һәм үзләре дә анда актив катнаштылар. Аларның авылда узган балачак еллары һәм әти-әниләре турындагы хатирәләре, үсмер чакларына туры килгән катлаулы чор хакында сөйләгәннәрен тыңлау кызыклы булды.

Яшелчәлеләр елга буена нигез салуга ничек ирешкән соң?

Авылга баргач, андагы аксакаллар белән сөйләшеп, күп кенә кызыклы мәгълүмат алдым. Әтисенең сөйләгәннәрен хәтерләүче Солтан Бикмөхәммәтов менә нәрсәләр турында сөйләде: “1925 елгы кышта кар аз яуган. Иделнең уң як ярында яшәүчеләр ул чакларда печән һәм утынны җәен сул як ярда әзерләгән, су баса торган болыннарда печән чапканнар, урманнарда корыган агач-боткаларны кискәннәр һәм аларны яр буена урнаштырганнар. Аннары елгада боз каткач,барысын да кышын боз өстеннән авылга алып кайтканнар. Безнең үзәнлек печән һәм утын алып кайту өчен елгага иң якын урнашкан урын булган. Хәер, биредәге сөзәклек кабак кебек текә. “Кабак” сүзе, үзгәреш кичереп, “хабат”ка әверелгән һәм бу урын Хабат үзәнлеге дип атап йөртелә башлаган.

Әнә шул карсыз кышта кешеләргә утын һәм печәнне Идел буйлап чаналарда ташырга, ә яр буена җиткәч, атларны арбага җигеп, чаналарга төялгән печән белән утынны арбага күчереп, Салтыкка һәм Тенешкә алып кайтырга туры килгән. Шул ук вакытта текә сөзәклектә башка елларда да кар озак тоткарланмаган.

Кешеләр, азаплана торгач, таудан яр буеның үзенә күченергә карар иткәннәр. Башта яңа авыл төзергә һәм, йортларын яр буена күчерергә рөхсәт сорар өчен, Казанга барырга булганнар. Анда Әбүталипов, Биктимеров, Мөхәммәдиев фамилияле кешеләр барган. Өч ел көтәргә туры килгән. Аннары җир үлчәүче килеп, җирәбә буенча бүлеп бирелгән имана җирләрен үлчәгән һәм шуннан соң гына бирегә күчеп килергә рөхсәт бирелә.

Шулай итеп яңа авыл барлыкка килә. Башта аны Тукай дип атарга телиләр. Әмма Тәмте тирәсендә андый атамалы авыл булганга, янә яңа атама эзләргә керешәләр. Бу вакыт җәй көне була, тирә-якның яшеллеккә күмелгән чагы һәм кемдер авылны Яшелчә дип атарга тәкъдим итә. Моны барысы да ошата һәм авыл Яшелчә дип атап йөртелә башлый.

Беренче булып бирегә 25 гаилә күченеп килә. Яңа күмәк хуҗалык оештырыла. Аның атамасы еш алышынып тора. Башта без мөстәкыйль күмәк хуҗалык булсак, аннары әле Тенеш, әле Салтык, әле Антоновка белән берләштерелдек. Безнең колхозга 360 гектар мәйдандагы җир беркетелә. Колхоз атамалары да еш алышына. Башта “Белек”, “Коминтерн” була, аннары “Идел”, “Ирек”кә үзгәртелә.   

Антоновкага элек кыска юл бар иде. Үзән аша күпер салдылар. Без ешрак Идел яры буйлап йөри идек, ул юлдан Рудник та, Кама Тамагы да якынрак. Өстәвенә, елгада элемтә белән җиһазландырылган бакеннар тора иде, АТС ул чакта Антоновкада булды. Елгадагы бакеннар еш урнаштырылган иде – һәр 3 километр саен. Бакенчылар, фарватерны тәүлек буе күзәтеп, елга транспортына юл күрсәтеп торалар иде, чөнки биредә елганың тар һәм сай урыннары күп”.    

Яшелчә авылы турындагы бу кызыклы язмабызны әле дәвам итәрбез.

Хәзер авылда дача йортлары күбрәк. Җәен ул җанлана, елга буенда яшәргә теләүче шәһәр кешеләре кайтып, җәйләрен биредә уздыра. Авылда инде күптән мәктәп  тә, клуб та, кибет тә юк. Атнага өч тапкыр килә торган автолавка кешеләрне мөһим товарлар белән тәэмин итә.

Яшелчәдә ташландык йортлар да бар, ләкин караулы, төзек, заманча йортлар күбрәк. Биредә мобиль телефон тотмый, авыл тирән үзәнлектә урнашканга, бер генә телефон операторының сигналы да анда килеп җитми.    

Шулай да, бернигә дә карамастан, биредә кешеләр яши һәм хуҗалык белән шөгыльләнә. Берничә ел элек авылга керү юлы төзекләндерелде. Дөрес, ничә еллар буена текә сөзәклектә урыны белән вак таш юылган. Җәй көне моннан машина белән йөреп була, ә менә кышын бозлавык вакытында Хабат үзәнлеге элеккечә текә “кабак” сөзәклегенә әверелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев