Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшь гаиләләргә сертификатлар

Муниципаль район башлыгы Наил Вазыйхов ике яшь гаиләгә торак шартларын яхшырту өчен социаль түләү алуга таныклык тапшырды.

Торак мәсьәләсен хәл итү мөмкинлеге бирә торган әлеге таныклыкларга Кама Тамагыннан Сәфәровлар һәм Йосыповлар гаиләләре ия булды. Сертификатлар торак сатып алу яки аны төзү чыгымнарының 40% ын компенсацияләү мөмкинлеге бирә. Шулай ук акчаны ипотека өчен түләүгә дә кулланырга була. 

«Берничә ел элек без дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре өчен программада катнашу өчен документлар тапшырдык, - диде Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәре Альбина Йосыпова. - Район администрациясендә яшь гаиләләргә ярдәм программалары турында белдек һәм катнашырга карар иттек. 2022 елда район үзәгендә ипотека буенча фатир сатып алдык. Быел торак сертификаты алу бәхетенә ирештек, без аны ипотека өчен түләүдә кулланырга уйлыйбыз».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев