Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Янгынга каршы режим

25 апрельдән 15 майга кадәр муниципаль район территориясендә МР башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елның 17 апрелендәге 327 карары нигезендә янгынга каршы режим кертелә. Язгы-җәйге янгын чыгу чорында муниципаль район торак пунктларында янгыннар чыгу арта. Аның нәтиҗәсендә 1 млн. 200 мең сумнан артык материаль зыян килгән. Янгын чыгуның төп сәбәбе -...

25 апрельдән 15 майга кадәр муниципаль район территориясендә МР башкарма комитеты җитәкчесенең 2012 елның 17 апрелендәге 327 карары нигезендә янгынга каршы режим кертелә.
Язгы-җәйге янгын чыгу чорында муниципаль район торак пунктларында янгыннар чыгу арта. Аның нәтиҗәсендә 1 млн. 200 мең сумнан артык материаль зыян килгән. Янгын чыгуның төп сәбәбе - предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре һәм торак йорт милекчеләренең янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәүдән читләшүе.
Янгыннар таралуга һава шартлары, янгын сүндерү өчен күчмә техниканың, су запасы, җирлекләрдә һәм предприятиеләрдә башлангыч янгын сүндерү чараларының, шулай ук сәбәпләрне бетерүдә максатка юнәлешле чараларның булмавы комачаулык итә. Аны кисәтү максатыннан түбәндәгеләр билгеләнде: күзәтү эшчәнлеге бүлекчәсенә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча чаралар әзерләргә һәм билгеләнгән вәкаләтләрне тулы күләмдә тәэмин итәргә кирәк; җирлек башлыкларына, авыл хуҗалыгы предприятиесе, оешма, учреждениеләргә ведомство территориясендә боларны тәэмин итү чаралары оештырырга, коллективлар һәм халык арасында аңлату эше алып барырга.
Бу вакытта коры үләнне һәм учаклар яккан өчен штраф 2 тапкырга арта. Корылмалардан 50 метр арада ут ягарга ярамый. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгәндә, гражданнарга 2 мең сумнан башлап, юридик затларга 500 мең сумга кадәр штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X