Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел могҗизасын көткәндә

150 дән артык бала район башлыгының хәйрия чыршысына чакыру алды.

Күпләр мәктәп һәм хәйрия чыршысы арасыннан сайлаганда, өстенлекне соңгысына биргән.

Район башлыгы Наил Вазыйхов инвалид һәм ятим балаларны, күп балалы, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрне якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Аларга сәламәтлек һәм иминлек теләде. “Яңа елда без барыбыз да бераз могҗизаларга ышанабыз. Могҗизалар һәр гаиләдә дә булсын, балаларга һәм өлкәннәргә мәхәббәт, үзара аңлашу һәм җылылык бүләк итсен!” – диде ул.

Бәйрәмдә катнашучылар өчен бүләк итеп Казан бию мәктәбенең яшь биючеләре чыгыш ясады. Мәдәният йорты хезмәткәрләре сәхнәдә балалар өчен әкияти тамаша күрсәтте.
Хәйрия чыршысына Тәмтедән килгән Полина Румянцева алдагы көнне генә әти-әнисе белән Мәскәүдән табиб яныннан консультациядән кайткан. Ике ел элек Полина менингит белән авырган һәм ишетү сәләтен югалткан, хәзер ул махсус имплант ярдәмендә генә ишетә. Бу аның гомерендәге беренче хәйрия чыршысы. Ул күңелле һәм истә калырлык булсын.

Кама Тамагыннан Мәликә Хафизова да хәйрия чыршысында беренче тапкыр. Мәликә бәйрәмгә абыйсы һәм әнисе белән килгән иде. Бу күп балалы гаилә, анда дүрт бала тәрбияләнә. 

Полиция Кыш бабае балаларга бүләк өләшеп йөргәндә, өйдә булмау сәбәпле, бер балага бүләген бирә алмый китеп барган иде. Әлеге малай – Вадим Удачин  бу юлы әнисе белән Кама Тамагына хәйрия чыршысына килгән. 

Тенештән Азалия Мингалиева баллы ризыклар яратмый икән, әмма Яңа ел тамашасын ел саен рәхәтләнеп карый. Бу аның беренче хәйрия чыршысы түгел.

Кыш бабай һәм Кар кызы, чыршы тирәли әйләнергә, уйнарга һәм кемнең нәрсәгә оста икәнен белер өчен, балаларны чыршы янына чакырды. Балалар да бәйрәмгә әзерләнгән, шигырьләр һәм җырлар өйрәнгәннәр һәм рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр.

Көннең икенче яртысында мобилизацияләнгән гаиләләрдәге балалар өчен тагын бер хәйрия чыршысы узды, анда район авылларыннан һәм поселокларыннан 25 кә якын бала катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев