Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшы булса да торган җир, сагындыра туган ил

Районда үткәрелеп килүче чираттагы, исәп буенча 23енчесе булып узган Сатлыган авыл бәйрәме башкалардан күпкә аермалы булгандыр ул. Алдагы кичтә, төнлә дә, 17 август иртәсеннән башлап, үч иткәндәй, көнозынга сузылган яңгыр күпләр күңеленә "булырмы икән?" дигән шик салса да, бәйрәм, алгарак китеп әйтим, бернигә дә карамый көткәннән дә шәп килеп чыкты....

Районда үткәрелеп килүче чираттагы, исәп буенча 23енчесе булып узган Сатлыган авыл бәйрәме башкалардан күпкә аермалы булгандыр ул. Алдагы кичтә, төнлә дә, 17 август иртәсеннән башлап, үч иткәндәй, көнозынга сузылган яңгыр күпләр күңеленә "булырмы икән?" дигән шик салса да, бәйрәм, алгарак китеп әйтим, бернигә дә карамый көткәннән дә шәп килеп чыкты.
Билгеләнгән вакытка табигатьнең гүзәл почмагына-җәелеп яткан күле, каршы яктагы "Кызара" ("Кызлар") тавы, бормалы-сырмалы тирән, озын чокыр ярында, елга- чишмәсе, тал-куаклары тирәсендә яшел чирәмгә матур чатырлар корылган (шунда ышыкландык) мәйданда кеше аз булса да, тора-бара җыела башладылар.
Авыл кызы-район мәдәният бүлеге баш белгече Нәсимә Ибәтуллина чараны ачып, туган җир, туган авыл, туган туфрак, аның күңелгә мәңге уелып калган кабатланмас табигате турында хозурланып һәм горурланып шигъри юллар белән хикәяләде.
Матур, ышык урынга килеп төпләнгән Затлы хан. Авыл исеме шуннан калган, дип фаразлана. Тарихы Алтын Урда чорыннан ук башлана. "Таш билге" зиратында сакланган борынгы калдыклар, Иван Грозный патшалык иткән вакытта көчләп чукындырылган керәшен татарлары каберлеге шул хакта сөйли. Әнә шунда тормыш корган, көн күргән бүген авылда һәм чит-ят җирләрдә яшәүче халыкның әби-бабасы, әти-әнисе, кардәш ыруы. Кендек каны шунда тамган, шунда беренче аваз салган, тәпи йөреп киткән, кыр-болыннарында аунап үскән, күлләрендә балык тотып, су коенган, елга-чишмә сулары эчеп үскән, шунда хезмәт куйган, гаилә корып башка чыккан, үз оя-йортын булдырган. Менә шулар сагындыра, тагын бер күрәсе килеп үзенә тарта. Җирсенү, мәңгелек чакыру шул инде ул. ...Ә хәзер кемнәр бар да, кемнәр юк. Күп өйләр буш, кайтучылар булмагач, капка төпләренә үскән бәбкә үлән, ул гына булса ярый әле, кайберләрен каты-кура, үзлегеннән үсеп киткән биек куак-агачлар томалаган. Ә бит узган гасырның егерменче елларында гына да авыл зур булган: 174 хуҗалыкта 1000гә якын кеше яшәгән. Шуннан кимүгә йөз тоткан - 2006 елда 57 кеше, бүген 34е торып калган. Авылда 2шәр балалы 2 яшь гаилә яши, аның да берсе читтән кайтып урнашкан. Мәктәп, медпункт, клуб, кибет, юл кебек беренче кирәкле уңайлыклар юк. Бәйрәм хакынамы, кунаклар көткәнгәме, күрәсең, җирлек башлыгы да эшләтә белә- урамнар, өй тирәләре берникадәр чистарган, олы юл кырыендагы каберлек төзекләндерелгән. Юкса, 1-2 ел элек котырып үскән куркыныч тигәнәк "басуы" каршылый иде. Бу хәл күпләрне уйландырырлык, борчырлык... Әнәс Мәһдиев уйнаган баянга кушылып Суфия Гобәйдуллина башкаруындагы "Әй язмыш, язмыш" җыры шул хакта иде. Нишләмәк кирәк. Мондый язмыш бер Сатлыганда гына түгел, бетеп баручы кече авыллар - иле белән.
Шулай да исән әле авыл- әнә киләләр... Кайсын җитәкләгәннәр, култыкланып, таякка таянып та киләләр бит. Җиңел машиналар да шактый. Алары инде тирә-як авылларда, район үзәгендә, Казанда яшәүче авылдашлар. Кем якын, үз иткән - кайткан. Очрашу мизгелләре, олысы-яше кочаклашып күрешә, таныша.
Җирлек башлыгы Мөнир Хәмидуллин бәйрәм тантанасын ачып, җыелган кунакларны, авыл халкын Авыл көне белән котлады. Туган якны, нигезне, йорт-җирне онытмаска, исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен белергә чакырып, бу тәрбияви чараны киләчәктә дә дәвам итәргә- һәр елның 2 маенда бүгенгедәй очрашулар үткәрик, дигән тәкъдименә бердәм риза булдылар. Ул Авыл көнен үткәрүдә башлап, зур булышлык күрсәтүчеләр Ирания Сәгъдиева, Нәсимә Ибәтуллина, Мәсхүдә Әхмәтшина, Надия Байдамшинага, матди ярдәм күрсәтүчеләргә тирән рәхмәтен әйтте. Яһүд хәзрәт исәннәргә изге теләкләр, мәрхүмнәр рухына догалар укыды. МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов район күләмендә баручы Авыл көннәренең максаты, әһәмияте турында сөйләде. Надия Байдамшина үз авылының тарихын, аның хезмәтчел кешеләрен барлап чыкты. Ерак араларны якын итеп кайткан Альфред Хәйруллин, әнисе шушы авылдан булып, 12 яшенә чаклы дәү әнисе янына еш килеп йөргәнгә Сатлыган табигатеннән илһам алган, берничә шигырьләр китабы авторы буларак күпләргә таныш Хәмид Вәлиди, Дания Фатыйхова, Тәскирә апа авылга багышлап үзләре язган шигырьләрен укыдылар. Ирания Сәгъдиева Әхмәт күле сурәте төшерелгән магнит таратты.
Мәйдан уртасына мөхтәрәм өлкәннәр: 90 яшен тутырган Рәшидә абыстай, Сания, Бәгдәнур, Налә, Өммия, Өммеҗиһан, Зәфрүнә, Фәния апалар чакырыла, истәлекле бүләкләр бирелде, бергәләп фоторәсемгә төштеләр. Алар хөрмәтенә Нурфия Мәһдиева җыр башкарды. Ир-атлардан иң өлкәне булып калган гомер бары механизатор булып авыр хезмәт куйган Вахит Ибраһимов, терлекчеләр Хәят апа, Сәвия, Сәрия, Миңсылу, Өммия апа, Халидә һ.б. намуслы, тырыш хезмәтләре искә алынды, хөрмәт йөзеннән бүләкләр тапшырылды. Озак еллар зоотехник булып эшләгән Тудимир (Анатолий), тормыш иптәше мәдәният хезмәте күрсәтүче Гөлфия Леонтьеваларга җылы сүзләр әйтелде. Туганыннан алып яшенә-картына 18 яшеннән 42 ел буе медицина ярдәме күрсәткән Роза Вәлиева (килен) аерым ихтирамга лаек. Кайткан берсе аны кочагына алып күрешә. Асия белән Илдар Булатовлар, Миңзифа, Тәскирә, Дамир йомыш үтәүчеләр исемлегендә. Авыл зиратын төзекләндерүдә башлап йөрүчеләр Хәсән абый, Тәүзит, Әлһап, Раилнең изге, саваплы эшләре игътибарга алынды.
Оештыручылар йорт саен "йөреп", кемнең ни белән аерылып торуын күз уңында тотканнар. Каян уйлап чыгарганнар номинация төрләрен. Мәсәлән, иң тату кайнана белән килен итеп, ире вафатыннан соң да күп еллар бергә яшәп, кайнанасын картайгач та карап, тәрбияләп, соңгы юлга хөрмәтләп озаткан Мөнирә үрнәк итеп аталды. Ә менә төп йортны, нигезне саклап, карап торган, авылга кышын-җәен юл өзмичә еш кайтучылар- алар Наилә белән Фәргать Вафин (мәрхүмнәр) кызлары Зөлфия, Гөлфия, Гөлфина, Наҗия дигәндә күпләрнең күңеле нечкәрде, күзләргә яшь килде. Бу чыннан да шулай: уңган, булган, бер-беренә ярдәмчел, ачык, киң күңелле, туган җанлы кызларның ирләре дә үзләренә охшаш тиң- булдыклылар, оста куллылар. Гаиләләрендә 2шәр бала үсә. Алдан да бергәләшеп кайтканда эшләрне күмәкләшеп башкаруларына авыл халкының исе китә иде, хәзер дә шулай. Авыру әти-әниләрен карадылар, аннары абыйлары янына еш кайтып йөрделәр, агаларын да ташламыйлар, пешкән ашларыннан, яккан мунчаларыннан калдырмыйлар. Бер өйдә 20ләп җыелыша алар. Балалары да үзара тату, дус, бердәм. Һәркемгә сый-хөрмәт, якты чырай. Авыл көне узгач та үзләре белән 40лап кеше сыйдыралар алар. Мәҗлес үткәрсәләр, бөтен авыл халкын җыеп сыйлый.
Килен-кияүләр дә талантлы биредә. Светлана, Нияз Нуриев чыгып җырладылар. Шәһит Кәримов, Альберт Фатыйхов үзләре гармунда уйнап җыр башкарганда аулак өй, кич утырулар, яшьлек искә төште. Исемлек барлаганда берәү дә төшеп калмагандыр, андыйлар булса гафу итсеннәр, киләчәктә "хата" төзәлер. Беренчесе генә бит әле бу чара. Гомумән, алдан уйланып, эзләнеп, хәзерлекле оештырылганга Авыл бәйрәме һәркемнең күңеленә хуш килде, һәркайсында канәгатьлек хисе иде. Булдырдыгыз, кызлар! Афәрин! Очрашулар дәвамлы булсын. Моңа өмет бар. Тантаналы өлештән соң балалар өчен дә, олылар өчен дә оештырылган кызыклы уеннарда, ерак чишмәдән тау башына чаклы көянтәле чиләкләр белән су ташуда, аерым һәм күмәк биюләрдә яше- карты "ду" килеп катнашты, һәркем теләгән кадәр сыйланды: бер якта зур казанда пылау пеште, коймак чыжылдый, пар бөркеп җиз самовар кайнады, күчтәнәчләрдән өстәл сыгылып тора. Мәйданнан берәү дә китек күңел, буш кул белән китмәде. Бердәмлек күрсәткәндә, булсын дип йөрүчеләр барда авыл яшәр. Ул терлек асрап безгә ит, сөт, май, иген үстереп икмәк бирүче бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев